Бүген иртән Бөре районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Уфа — Янавыл трассасының 88нче чакрымында булган, анда «Лада Калина» һәм «Вольво» йөк машинасы бәрелешкән.
— Авария нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм аның балигъ булмаган пассажиры, кыз бала, һәлакәт урынында вафат булды, — дип белдерделәр ЮХХДИ хезмәткәрләре.
Авария урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Аның хәл-шартлары ачыклана.
Фото: «Башинформ» агентлыгы