Ике малайны әтиләре Мәскәүдәге Шереметьево аэропортында ташлап калдырган

Үткән якшәмбе Мәскәүдәге Шереметьево аэропортында булган гадәттән тыш хәл белән истә калды. Берсе биш, икенчесе җиде яшьлек ике малайны әтиләре ташлап калдырган. Кулларына исә аларны асрарга акчасы булмау турында язу тоттырган.

Малайларның барлык документлары да, хәтта мәктәп көндәлегенә кадәр үзләре белән булган. Балалардан баш тартучы әтинең Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән 41 яшьлек Виктор Гаврилов дигән адәм икәне ачыкланды. Хатыны белән аерылган әлеге ир балаларны үзе тәрбияләгән, вахта методы белән эшкә йөргән, моңарчы ике тапкыр улларын Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә гариза язып калдырып киткәне булган. 24 гыйнвар көнне ул өлкән улын Мәскәүгә күчеп китүе, анда фатиры булуы һәм эш табу мөмкинлегенә ия икәнен әйтеп,  мәктәптән документлары белән алган.

Ир белән хатын аерылышкач, балалар әти белән калган, әниләре элекке ире һәм балалары белән аралашмаган. Хәзер ананы эзләп тапканнар. Хабаровск краеның Бала хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Виктория Трегубенко балаларның әниләренә кайтарылу мөмкинлеге турында әйтә. Моңарчы балалары белән кызыксынмаган әни моннан соң аларны кайгырта башлармы – анысын әйтү кыен.

Вазгыятьнең тагын бер гыйбрәтле ягы бар: ташландык балалар табылгач, полиция аларның туганнарын эзләгән. Опекага алырга теләүче кардәшләр булмасмы дип өметләнгәннәр. Кемнәрдер чит кеше балаларын тәрбиягә алып, үзенеке кебек итеп үстергән бер вакытта, бу малайларның аларны үзенә алырга теләгән бер генә туганы да табылмаган. Кардәшлек җепләрен сакларга, аларны ныгытырга теләүче беркем дә булмаган нәселдә.

Трегубенко әйтүенчә, баларны куркыныч хәлдә калдырып китүе һәм аларга карата үз бурычын үтәмәве өчен әти кешене җавапка тартырга җыеналар икән, ләкин әлегә аны таба алмаганнар. Ул арада Хабаровск прокуратурасы да җәнҗаллы бу вакыйга белән кызыксына башлаган. Әтигә генә түгел, төбәкнең профилактика органнарына да бәя бирергә ниятлиләр.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү