Халыкка бару. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган Иҗтимагый палата вәкилләре белән очрашты

Яңа сайланган, димәктән, Иҗтимагый палатаның оешуында да яңалыклар бар иде. Ул күпмедер дәрәҗәдә тагын да демократик төсмер алды. Элеккесеннән аермалы буларак, Иҗтимагый палата вәкилләренең 20се – Президент күрсәтмәсе, 20се – Дәүсовет, тагын 20се Иҗтимагый палата тәкъдиме белән расланды. Коммерцияле булмаган оешмаларга да үз кандидатурасын тәкъдим итү хокукы бирелде.

Тагын бер яңалык – Иҗтимагый палатаның җитәкчесе итеп, аның тарихында беренче булып дигәндәй, хатын-кыз – Зилә Вәлиева сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа палатага котлау юллаганнан соң: “Эшкә матур гына кереп киттегез”, – дигән иде. Мин эчтән генә, кая барып чыгарсыз икән, дип уйлап куйдым. Монда бернинди киная да юк, чөнки Россия Президенты Владимир Путинның Думага еллык Юлламасы хакимиятнең барлык тармакларына яңа таләпләр куйды. Илкүләм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә җәмәгатьчелек фикеренә таяну кирәклегенә басым ясады. Ә Иҗтимагый палата халыкка иң якын торучы институтларның берсе булырга тиеш.

Дөрес, халык арасында: “Иҗтимагый палата нәрсә генә эшли соң ул?” – дигән сүзләр дә ишетелә. Утырыш вакытында палата рәисе урынбасары Рафил Ногманов: “Кайбер министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре безгә дошманга караган шикелле карый”, – дип зарланып та алды. Димәк, “халык…” дип күпме генә авыз суын корытсак та, өстә “астагылар” сүзенә колак салмаучылар очрый әле. Димәк, Парламент рәисенең Иҗтимагый палатага гражданлык җәмгыятен берләштерүче көч итеп каравы да тикмәгә түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Юлламасына гаять зур әһәмият бирә, моңарчы тарихта күрелмәгән документ дип бәяли. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркемдә булуы Фәрит әфәндегә өстәмә җаваплылык та өсти әле. Әлеге төркем ике көн саен диярлек утырышлар уздыра һәм анда ишетелгән кайбер фикерләр Дәүсовет рәисен сагайтмый калмый. Мәсәлән, Россия – руслар өчен, дигәне. Бу сүзләр инде күптән ишетелә һәм Россиянең күпмилләтле булуы илнең үсешенә зыян сала дигән фикер тудыра. Конституциягә бер тотынгач, аның милләтләр язмышына караган маддәләренә кизәнмәсләр микән дигән шик туа. Мондый уй Фәрит әфәнде күңеленә дә керми калмагандыр. Югыйсә эшче төркем утырышы барышында Россиянең кино һәм театр артисты Александр Калягинга:

– Мәсәлән, сезгә Конституциянең преамбуласы кайсы ягы белән ошамый? – дигән сорау бирмәгән булыр иде.

Фәрит әфәнде бу сөйләшүне Иҗтимагый палата утырышында да искә төшерде. Конституциянең “Без – күпмилләтле Россия халкы…” дип башланган “бисмилласы”, ягъни преамбуласы үзгәртелсә, Россиядә яшәгән йөзләгән милләт вәкиле моңа ни рәвешле җавап бирер икән?! Шәт, эш моңа ук барып җитмәс. Милләтара ызгышка халык та, халык фикеренә таянып эш итәргә теләгән Президент та юл куймас. Конституциягә төзәтмәләрне Россия Федераль Җыены халык белән киңәшеп кертәчәк. Фәрит әфәнде бу мәсьәләне тагын да тәгаенләп, Президент Юлламасындагы инициативаларны тагын бер кат игътибар белән өйрәнергә, халык фикерен иҗтимагый оешмалар аркылы эшче төркемгә җиткерергә кирәклеген әйтте.

Милли мәсьәләләр турында авыз ачкач, тагын бер-ике сүз әйтик әле. Фәрит Мөхәммәтшин халык санын алу кампаниясенә дә үтә җитди карый иде. Мәскәү юлын таптый торгач, безнекеләр федераль үзәк белән бер сүзгә килә алганнар: халык санын алу документларында милләтләрне бүлгәләү, ягъни, мәсәлән, татарны Әстерхан, Нижгар, Себер татары итеп яздыру турында графалар булмаячак.

Әлбәттә, Президент Юлламасы иң беренче чиратта, ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, җитештерүне арттыру, социаль мәсьәләләрне хәл итүне күз алдында тота. Алар хакында язмалар “ВТ”да әледән-әле чыгып килә. Шуңа күрә кабатланып торуның кирәге юк. Ә менә хакимият белән халык арасында якынайтырга омылу турында фикерләрнең Парламент рәисе авызыннан еш чыгуы күңелдә матур өметләр уятуын әйтми булмый. Хәтта президентлык язмышын хәл итү дә халык фикере белән бәйле. Ягъни иң югары дәрәҗәле җитәкчене парламент түгел, ә халык сайлаячак һәм бу законга каршы килмәячәк. Шуның өстенә Фәрит әфәнде әйтүенчә, бүген бер генә әһәмиятле закон да, хөкүмәтнең бер генә карары  да Иҗтимагый палата фикерен исәпкә алмыйча кабул ителмәячәк. Шуңа күрә палата комиссияләре Дәүсовет комитетлары каршында оешкан эксперт советлары белән иңгә-иң куеп эшләргә тиеш. Хәзергә менә шулар.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү