Таш ярылып, су чыкса да…

Кичке эңгер-меңгер авыл өстенә кара шәлен ябарга җыенган мәлне, борынгы зират янындагы кечкенә сукмак буйлап олы яшьтәге берәүнең сәяхәткә чыгуына күрше-күлән күптән күнеккән. Таш ярылып, су чыкса да, йокларга ятар алдыннан үзе генә белгән юл буенча йөреп кайтырга тырыша ул.

Бу гамәленнән йөз яшен түгәрәкләп килгәндә дә туктарга җыенмый.

Сүз –  Әлки районының Апак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Россиянең Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, утызга якын орден һәм медаль иясе Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин хакында бара.

Әтисе Гыйззәтулла ага Гражданнар сугышында алган җәрәхәтләреннән сихәтләнә алмыйча үлеп киткәндә, аңа нибары биш яшь кенә була. Апасы Мәгъзүмә, Зиннәтулладан өч яшькә кече игезәк энекәшләре Хәсән белән Хөсәенне кочаклап, әнисе Ләйлиҗиһан апа тормыш арбасына ялгызы җигелә.

Сыңар канат белән булса да, балаларын ятим итмәскә тырышкан ананың исәнлеге дә бик яшьли какшый. Колхоз эшендә салкын тидереп, берничә ай авырып  ятканнан соң, Ләйлиҗиһан апа  бакыйлыкка күчә. 1932 елның салкын көзендә берсеннән-берсе кечкенә дүрт ятим салкын өйдә  үзләре генә яшәп кала.

Әтиләренең әтисе Гатаулла ага  ятимнәрне үзенә сыендыра. Тик үзләре дә көч-хәл белән очын-очка ялгап барганда, дүрт ятимне тәрбиягә алу – никадәр генә теләсәң дә, ул чорда мөмкин хәл булмагандыр шул.  Хәсән белән Хөсәенне авылдан ерак булмаган Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендәге,  апасы Мәгъзүмә белән Зиннәтулланы Казандагы ятимнәр йортына озатырга мәҗбүр булалар.

Туган авылы, якыннарыннан аерылу ачысын бик яшьли татый алар.

Әмма  болытлы көннәр арасында сирәк кенә кояш чыккан вакытлар да  булгалый. Уку яшенә җиткән ятим балаларны тәрбияләү өчен колхозларга тарату турында чыккан яңа закон нигезендә, Зиннәтулланы әнисенең туганы – Сафина Мәрьям апа яшәгән Кузнечиха  (хәзерге Спас) районы Иске Рәҗәп авылына күчерәләр. Тормыш авырлыкларына күнеккән бала, Мәрьям апасына кыенлык китермәс өчен, җәйләрен бер көн калмый – колхозда, кыш көннәрендә мәктәптә төрле эшләр башкара. Тикмәгә генә мәктәп җитәкчелеге унбиш яше яңа тулган үсмергә баштарак  китапханәдә эшләүне, тора-бара пионервожатый вазифаларын ышанып тапшырмый. Бер үк вакытта урта мәктәпне дә тәмамлый ул.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшеннән үзе теләп фронтка китә. Шул китүдән 9 ел буена ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә туры килә запастагы майор Зиннәтулла Гыйззәтуллинга. Фашистлар Германиясен җиңгәч, Япония империалистларына каршы хәрби бәрелешләрдә катнаша. Берничә тапкыр җиңелчә яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

1951 елдан башлап аның тормышы янә Иске Рәҗәп авылы мәктәбе белән бәйле. Баштарак мәктәптә хәрби фән һәм тарих укыта. Читтән торып Ульяновск педагогия институтын тәмамлый. Озак еллар мәктәп директоры булып эшли.

Аның тормыш юлы бер караганда гади генә кебек. Әмма гомеренең һәр көне, һәр сәгате мәгънәле, максатчан үткән. Башкарган эшләрен санап чыгу өчен генә дә озак вакыт кирәк булыр иде. Әйтик, узган гасырның кырыгынчы елларында башланып, бүгенгә кадәр дәвам иткән авыл тарихын өйрәнү буенча  алып барган тынгысыз хезмәте, “Татар милли фонды”ның казанышы булып саналучы тирә-якта тиңе булмаган музей төзеп, аның эшчәнлегенә җитәкчелек итүе, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган 252 авылдашы турында күптөрле мәгълүматлар туплавы яки болгавыр елларда сәяси репрессия корбаннары булган 84 рәҗәпленең исемен мәңгеләштерү өчен мемориал төзүдә башлап йөрүе – һәркайсы турында аерым алып язарлык.

Борынгы Болгар авылы Иске Рәҗәпнең чын исемен кайтаруда республика җитәкчелегенә генә түгел, СССРның иң югары даирәләренә кадәр барып җитә ул. Меңнәрчә ел элек бу тирәләрдә яшәгән бәрәнҗәрләр кабиләсенең бер истәлеге буларак, авылның исемен элегрәк Иске Бәрән дип йөрткәннәр. Тирә-яктагы рус, удмурт һәм чуашлар авыл исемен  “Старый Баран”га үзгәрткән. Кайчандыр 7 мәчетле, 5 меңнән артык кеше яшәгән тарихи  исемен кайтарган өчен авыл халкы Зиннәтулла ага Гыйззәтуллинга рәхмәтле.

Тикмәгә генә 1960 елдан башлап бүгенгә кадәр халык аны авыл советы депутаты, Иске Рәҗәп авылы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы җитәкчесе итеп сайламыйдыр шул инде.

Зиннәтулла ага тормыш иптәше, укытучы буларак “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнгән Сания апа белән өч малай, бер кыз тәрбияләп үстерә. Балаларының  дүртесе дә – югары белемле, тормышта үз урыннарын тапкан хөрмәткә лаек кешеләр. Сания апага гына 8 оныгы һәм дүрт оныкчыгын тәрбияләшергә насыйп булмаган.

Халыкта, Ходай иң яраткан кешесенә эшне өеп бирер,  дигән гыйбарә бар.  Зиннәтулла ага 96 яше белән барса да, иртәдән кичкә кадәр эш-мәшәкатьләргә күмелеп яши. Авылда гына түгел, район һәм республика күләмендәге чараларда актив катнаша. Шунысы сокландыра: аның күңелсез чагын һичкайчан күрмәссең. Елмаеп яши. Бәхетле яшәүнең серен дә шуннан күрә.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү