Менделеевскида яшәүче Татьяна Поповага 100 яшь тулды 

Бу күркәм дата ТАССРның 100 еллыгы белән тәңгәл килде, шуңа күрә Татьяна Даниловна Россия Президенты Владимир Путинның открыткасы белән бергә юбилей медале дә алды. Ветеранны район башлыгы Валерий Чершинцев та котлады.

Чабаталы бәхет

Татьяна Попова тумышы белән Иске Гришкино авылыннан, күп балалы гаиләдә үсә. Сигез ир һәм кыз туган хезмәттә тәрбияләнә, хуҗалыкта әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре була. Сугыш башлангач, өлкән абыйлары Никита, Семён һәм Василий фронтка китә. Семён 1945 елның 8 маенда Берлинда һәлак була, Никита һәм Василий хәбәрсез югала.

17 яшьлек Таня Л.Карпов исемендәге химзаводның иң зарарлы дип исәпләнгән  хлорлы барий цехына урнаша.

– Көн саен авылдан химия предприятиесенә кадәр юлны җәяү үтә идем, – дип искә ала ул, – сугыш елларында аеруча авырга туры килде: тәүлегенә 16шар сәгать эшли идек, ачлык һәм ялангачлыкны барыбыз да кичердек. Чабата булу бәхет дип саналды, хезмәттәшләремнең күбесенә ул да тәтемәде әле. Удмуртиядәге бер авылдан аякларына кәгазь урап эшкә йөргән ике үсмерне әле дә хәтерлим. Аларны кызганып, мөмкинлек булганда, җылынырга кертә идем.

Егетләр дә Татьянаны исләрендә калдырган. Сугыштан соң алар базарда очрашалар. Яшелчә һәм бал сатарга килгәннәр икән.

– Саткан әйберләре өчен бер тиен дә акча алмадылар. “Безнең өчен 1943 елда ук түләп куйдыгыз инде”, – диделәр, – дип искә ала йөзьяшәр әби.

Ветеран өч хезмәттәшенең ачлыктан аңнарын җуеп катализаторда батып үлүләрен, эшкә барганда үзенең чак кына бүреләр корбаны булмый калуын күз яшьләре белән сөйли:

– Кечкенәдән үк Ходайга ышандым, ул саклап калгандыр дип уйлыйм.

Терәге – балалары

Татьяна тормыш юлдашы итеп хезмәт сөючән, көчле һәм ышанычлы Михаилны сайлый. Ләкин бәхетләре генә кыска була – хатын яшьли тол, 4–15 яшьлек алты бала ятим кала.

– Ләкин әниебез бирешмәде. Өч эштә эшләде, зур хуҗалык тотты. Җәйге каникулыбыз очы-кырые күренмәс кебек тоелган бәрәңге басуында үтте. Тойма болыннарын биш бармагыбыз кебек белә идек – анда печән әзерләдек. Янгын, ир туганнарыбыз Алексей һәм Николайның вакытсыз вафатын кичердек. Улларының үлеме әнинең сәламәтлегендә чагылыш тапмый калмады, ләкин янәшәсендә һәрвакыт без – дүрт кызы булдык. Хәзер инде тугыз оныгы, 11 оныкчыгы һәм аларның ике баласы да сөендерә, – ди кызы Валентина Михайловна.

Хезмәте өчен – хөрмәт

Ветеран «Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен», II дәрәҗә Ана даны медальләрен, «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесен кадерләп саклый.

– Гомуми стажым ярты гасырдан артык, – ди Татьяна Попова. – Башта җиңү хакына хезмәт куйдым, аннан – балаларны аякка бастыру һәм аларга белем бирү өчен. 45 яшьтә заводтан пенсиягә чыккач, эшсез утыруның холкыма туры килмәвен аңладым. Йөк ташучы, каравылчы, ишегалды себерүче булдым.

Татьяна Даниловнаның 100 яшьлек юбилеена 35 кеше җыелды. Быел исә ТАССРның – 100 һәм Менделеевск районы оешуның 35 еллыгын билгеләп үтәбез.

Рәхилә Мирзаянова

 

 


Фикер өстәү