Фермер булу отышлымы?

Фермерлар ничә сум пенсия ала? Шәхси хуҗалыкларга кайсы очракта салым түләтәчәкләр? Авыл хезмәтчәннәренә ташламалы ягулык булачакмы? Исем алыштырудан җисем үзгәрәме? Фермерларга нәрсә вәгъдә итәләр? Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XX съездында әнә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.

Әйтергә кирәк, быелгы юбилей съездында кунаклар күп иде. Мәскәүдән Россия фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотников та килгән иде. Съездда озак еллар Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкләгән, бүген башка статуста булган – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, хәзерге министр Марат Җәббаров һәм башкалар катнашты.
Гадәттәгечә, төп доклад белән ассоциация рәисе Камияр Байтимеров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, фермер, шәхси хуҗалыклар, кооперативлар елдан-ел җитештерү күләмен арттыра. Республикадагы продукциянең яртысыннан күбрәген әлеге тырыш кешеләр җитештерә. Дөрес, дәүләтнең дә ярдәме зур. Соңгы елларда гына шәхси хуҗалыклар өчен “Агростартап”, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен төрле программалар эшли башлады. Шулай да ярдәм чараларыннан файдаланмаган районнар да бар. Мәсәлән, Югары Ослан районыннан бер генә фермер да грант отмаган. Яшел Үзән, Спас, Әлмәт, Әтнә районнарыннан да берешәр кешегә генә бәхет елмайган. Әлеге район җитәкчеләрен Камияр Байтимеров: “Файдаланмаган акча күршеләргә китә”, – дип шелтәләде.

Хәер, фермерларның “авырткан җирләре” дә байтак. Мәсәлән, ташламалы ягулык. Билгеле булганча, узган ел “ТАИФ” фермерларга ташламалы ягулык бирергә теләмәгән иде. Бу күп кенә авырлыклар тудырды. Аннан соң, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне, әлеге дә баягы, “60ка 40” программасы белән бәйле мәсьәлә борчый. Бу турыда безнең үзебезгә дә фермерлардан еш ишетергә туры килә. Техника сатып алганда, аның бәясенең 40 процентын дәүләт бирсә, 60 процентын фермерлар үзләре табарга тиеш. Ләкин еш кына фермерлар бурычка батып булса да, техниканы үз акчасына алырга мәҗбүр. Вәгъдә ителгәнне дә озак көтәргә туры килә аларга. Узган ел, мәсәлән, бюджет акчасы барысына да җитмәгән. Шулай да министр Марат Җәббаров, фермерларга быелның беренче яртыеллыгында акча күчеп бетәчәк, дип вәгъдә бирде.
Фермерларны электр энергиясенә түләү бәясе дә борчый. Камияр Байтимеров әйтүенчә, крестьяннар хәтта сәнәгать оешмаларына караганда да 1,5–2 тапкыр күбрәк түли. Мондый очрашулар вакытында күтәрелә торган тагын бер мәңгелек тема бар. Ул да булса, районнардагы җирләрне авыл хуҗалыгы җирләренә тапшыру. Камияр Байтимеров хәбәр итүенчә, тиздән яңа закон эшли башлаячак. Әгәр ул үз көченә керсә, фермерлар 1-500 гектар мәйдандагы җирне алты елга ала алачак.

Минзәлә районының “Нива” кооперативы рәисе Илназ Заһиев гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, көне-төне хезмәттә булган кешеләрнең бик аз пенсия алуларын әйтте. “48–56 ел эшләсә дә, 7–8 мең сум пенсия алалар”, – дип куәтләде аның сүзләрен Камияр Байтимеров һәм Владимир Плотниковка мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләне уңай хәл итүне сорады. Фермерлар да Илназның фикерен күтәреп алды.

Соңыннан журналистлар белән аралашкан вакытта Дәүләт Думасы депутаты фермерларның аз пенсия алу сәбәбен менә болай дип аңлатты:
– 90 нчы еллар ахырында фермерлар эшләсә дә, хезмәт стажына кермәде. Керем булмаса, Пенсия фондына хисап тотмаска рөхсәт ителгән заманалар да булды. Ләкин Пенсия фондына берни дә түләмәгәч, син эшләмисең дигән сүз. Стаж да язылмый. Узган ел авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән кешеләрнең пенсияләре артты. Фермерлар андыйлар рәтенә дә кермәде. Без бу мәсьәлә буенча эшлибез һәм мөмкин кадәр күбрәк кешенең лаеклы пенсия алуына ирешербез дип уйлыйм. Бу өстәмәне авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән һәр кеше алырга тиеш.
Владимир Плотников үз чыгышында Татарстанда фермерларга зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. “Шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм башка бер генә төбәктә дә юк”, – диде ул.
Моннан тыш, ул шәхси хуҗалыклар түләргә мөмкин булган салымга да ачыклык кертте. Исегезгә төшерәбез, бу турыда сүзләр узган елдан бирле йөри.

– Беркем дә моңа юк куймаячак, – дип кистереп әйтте Владимир Плотников. – Монда сүз эшчеләр хезмәтеннән файдаланган эре шәхси хуҗалыклар турында гына бара. Алар законсыз эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнә. Мондый кешеләргә чыннан да салым түләргә туры киләчәк. Әгәр гаиләнең 10–15 сыеры булса да, аларны үзләре тәрбияли икән, салым түләргә тиеш түгелләр.

Рәислектән – президентлыкка
Фермерлар очрашуының “кайнар ноктасы” ахырда булды. Ассоциациянең рәисе президент дәрәҗәсенә “үсеп җитте”. Ачык тавыш бирү юлы белән әлеге вазифага ассоциацияне 20 ел җитәкләгән Камияр Байтимеров билгеләнде.
– Бер-ике елга гына килдем, дип уйлаган идем, ә 20 елга булып чыкты, – диде ул.
Исем алыштырудан нәрсә үзгәрер икән соң? Камияр Байтимеров соңрак журналистларга әйтүенчә, рәисне биш елга сайласалар, президентны исә – өч елга. Моннан тыш, аның әйтүенчә, “президент” сүзе “рәис”кә караганда дәүләт органнары каршында күбрәк хөрмәт уята. Аннан соң ул үзе урынына башка берәүне әзерләүләрен дә яшермәде.
– Мәңгелек түгелбез. Без инде берничә ел алмаш әзерлибез, – дип ялкын өстәде ул. – Вакыт бара, әлеге вазифаны башка кешегә тапшырырга кирәк булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү