Татарстан Президенты: 90нчы еллардагы хәлләр кабатланырга тиеш түгел

Соңгы елларда оешкан җинаятьчелек төркемнәре активлашты. Вәзгыяьне ныклы контроль астына алырга кирәк. Татарстан буенча Эчке эшләр министлыгының еллык коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов хокук сакчыларына әнә шундый бурыч куйды.

Узган ел полиция хезмәткәрләре оешкан җинаятьчел төркемнәр составында кылынган 200дән артык җинаятьне ачыклаган. 800дән артык кеше җаваплылыкка тартылган.
Оешкан җинаятьчелек беркая да китмәде. Без аларны качарга мәҗбүр иттек, тик кабат башларын күтәрергә маташалар. Теләсә-кайсы төркем башсыз калачак”, – диде министр Хохорин үз чыгышында.
Былтыр Татарстанда барлыгы 49 мең 839 җинаять теркәлгән. Алдагы елда – 43586. Артем Хохорин фикеренчә, әлеге саннарның артуы мәгълүмтәт технологияләре һәм интернет аша кылыган җинаятьләр саны күбәю белән дә бәйле. Татарстанда 100 мең кешегә 1278 җинаять очрагы туры килә. Бу сан Идел буе федераль округындагы һәм Россия күләмендәге күрсәткечләрдән кимрәк.


Фикер өстәү