Күп балалы гаиләләрдәге балалар санын башкача исәпли башлаячаклар

Аларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары нинди нәтиҗәләр биргән? Болар турында федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы һәм социаль-икътисади мониторинг комитетының уртак утырышында сөйләделәр.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренә караганда, “Демография” илкүләм проектының төп максаты – балалары туган гаиләләргә ярдәм итү. Аеруча яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә зур игътибар бирелә. Авылларда беренче һәм икенче балалары туган гаиләләр саны артуны да шушы ярдәм чаралары белән бәйләп аңлаталар. Мондый нәтиҗәләргә Кайбыч, Арча, Азнакай, Питрәч районнарында ирешкәннәр.

– Шуңа бәйле рәвештә, икенче, өченче һәм аннан соң туган балаларны яңача исәпләү кирәк, – ди Наталья Гатауллина.

Ягъни моңа кадәр гаиләдәге икенче һәм аннан соңгы балалар бергә исәпләнеп, бер юлда язылса, яңа тәртип буенча, һәр бала яңа графада язылачак.

Моннан тыш, җитәкче әйтүенчә, “Демография” проекты күрсәткечләрен анализлау өчен, узган елдан төрле категориядәге кешеләрнең сәламәтлеген тикшерәләр. Белгечләр фикеренчә, мондый анализ халыкның сәламәтлеге, аның туклануы, физик активлыгы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә сәламәт гомер озынлыгы күпме булачагын, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр турында мәгълүмат тупларга мөмкин, ди алар. Аның нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Татарстанда сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр бөтен халыкның 14,8 процентын тәшкил итә. Гәрчә бу күрсәткечләр Россия буенча 12 процентка гына җитә.

Татарстанстат җитәкчесе хәбәр итүенчә, быел Россиядә халык санын алу беренче тапкыр цифрлы форматта узачак. 1 октябрьдән 25енә кадәр теләге булган һәр кеше “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша сан алуда катнаша ала. Интернет аша катнашмаганнар да читтә калмаячак. Андыйларның өйләренә махсус кешеләр киләчәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фикеренчә, дәүләт статистикасы хезмәтенең цифрлы үзгәрүе нәтиҗәсендә, объектив һәм тулы мәгълүмат алуга иреште. Бу исә республика хөкүмәтенә татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм үз вакытында кабул итәргә ярдәм итә. Ул узган ел республика җитәкчелеге төп көчен гади халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга куйганын әйтте.

Аның сүзләренә караганда, гомумән алганда, узган ел Татарстан икътисады яхшы күрсәткечләргә иреште. Республикада тормышка ашырылып килүче чаралар икътисади үсешне сакларга ярдәм итте. Соңгы мәгълүматлар буенча, 2019 елда Татарстанның тулай төбәк продукты 2,5 трлн сумнан артып киткән. Ә сәнәгать җитештерүе, 2018 ел белән чагыштырганда, 101 процентны тәшкил итте.

Зөһрә Садыйкова

CАН

Татарстанда 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка артып, 36,5 мең сумга җиткән


Фикер өстәү