ЭКСКЛЮЗИВ| Ирада Әюпова: «Яшьләр кемгәдер эшләргә теләми»

Ниндидер сорауларыгыз бар икән, языгыз. Аралашу берьяклы гына булмасын. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова вазифасына билгеләнгәч үк журналистларга әнә шулай мөрәҗәгать итте. Министрлык эшчәнлеген үзгәртеп корган, мәдәният оешмаларына үзгәрешләр керткән җитәкчегә сораулар күп иде, билгеле. Ләкин аларга министр даими очрашуларда аңлатма биреп барды һәм үзе хакында иң аралашучан министр дигән фикер тудырды. Моның шулай икәненә тагын бер кат инандык. Безнең әңгәмә башланганчы, министр Буа театры директоры Раил Садриевны кабул итте, язучы Рафиc Корбанның Муса Җәлил туганнары турындагы гозерен тыңлады. Боларның барысын да үз күзләрең белән күргәч, кайдан көч ала, дип уйлыйсың. Мәдәнияттән, ди ул, елмаеп. Хәер, башта ел нәтиҗәләрен белешик әле.

– Россия күләмендә игълан ителгән Театр елын тәмамладык. Нәтиҗәләр ясасак, бу елга билгеләнгән планнар тормышка аштымы? Ул нинди вакыйгалар белән истә калды?

– Театр дөньясындагы һәр чара, һәр спектакль – үзе бер вакыйга. Аларның  берсен билгеләп, икенчесен күрми калу дөрес булмас иде. Россиядә дәүләт театры булган иң кечкенә торак пункты – Олы Әтнәдә урнашкан театрыбыз спектаклен Россиянең “Алтын битлек” бәйгесе игътибарга алган икән, бу елны нәтиҗәле булды дими, ни дисең! Татар театры уңышы бит ул! Буа дәүләт театры да “Алтын битлек”кә дәгъва кыла. Аларның “Иран конференциясе” спектакле, чыннан да, үзенчәлекле. Ләкин сораулар да юк түгел. Әйтик, ни өчен татар театры русча спектакль куйган? Бу минем өчен дә яхшы хәбәр түгел. Икенче яктан, ул тамашачыны кызыксындыра алды. Анда Раил Садриев бөтенләй башка яктан ачыла. Балаларга багышланган проектлар бик күп булды. Чөнки тамашачыны нәкъ менә бәләкәй чактан тәрбияли башларга кирәк. Иң сөендергәне: театраль вузлар белән берлектә театраль мәктәп оештырдык. Әгәр без яшьләргә милли театрларны саклап калу идеясен тапшыра алсак, бу киләчәккә юнәлтелгән зур эшләрнең берсе булачак.

– Безнең “Алтын битлек”ле Нурбәк Батулла да бар бит. Театр дөньясына яңалык булып килеп кергән “Әлиф” берләшмәсе хакында фикерегез нинди? Нурбәк Батулланы кабул итүчеләргә караганда, аны тәнкыйтьләүчеләр күбрәк кебек.

– Мин иҗатның төрле алымда, төрле юнәлештә булуы яклы. Нурбәк Батулла – талантлы кеше, моңа бернинди шик юк. “Әлиф”нең тәҗрибәләре, шулай ук “Дәрдмәнд” тә бик кызык. Дөрес, ул натуралистик рухта эшләнгән. Ә бит символизм – безнең мәдәнияткә, төрки халыклар мәдәниятенә хас күренеш.

Бүген шундый вазгыять барлыкка килде, Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов кебек талантлар ниндидер чик-кысаларда эшләргә әзер түгел, аларга ирек кирәк. Бөтен дөньяда шундый хәл: яшьләр кемгәдер эшләргә теләми. Бигрәк тә иҗади яшьләр. Мондый вазгыятьтә нишләргә, яшьләрне ничек итеп игътибар үзәгеннән ычкындырмаска? Бу – дәүләт системасына, мәдәният юнәлешенә җитди сынау. Чикләүләр кертсәк, гел чукып торсак, тәҗрибәләрдән тыйсак, без аларны югалтачакбыз. Әйе, мәсьәләнең әхлакый ягы бар. Сәхнәдән халыкка ниндидер фикер әйтергә җыенасың икән, бөтен җаваплылык синдә. Тәртибең, үз-үзеңне тотышың, сүзең – халыкны нинди дә булса юлга алып кереп китәргә мөмкин. Шуңа күрә яшьләр белән эшли белергә, кайвакыт ышанырга өйрәнергә дә кирәк әле безгә. Шул очракта гына эшнең бәрәкәте булачак. “Әлиф” – талантлы кешеләр төркеме. Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин – алар барысы да талант ияләре. Бер дулкында булганда, алар безгә ышаначак әле. Шуңа күрә мин аларны яклаячакмын, чөнки ике арада булган элемтәне югалтасы килми. Аларда милли рух бар, алар ирекле, дәртле.

– “Калеб” яшьләр берләшмәсенең Кариев театры түбәсе астына керүе берләшмәне дә, театр артистларын да җанландырып җибәрде. Бик кызыклы проектлар туды. Шулардан “XXI гасыр тавышы” авторлары белән “ВТ” укучылары да танышып барды. “Калеб” быелга тагын 4 спектакль тәкъдим итәчәк. Сезнеңчә, бу берләшмәгә “Угол” кебек мөстәкыйль оешмага әйләнергә вакыт җитмәдеме?

– “Калеб” берләшмәсе идеясе авторы Гүзәл Сәгыйтованың “Угол” гына түгел, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бар. Әлеге театрга өстәмә бина – элеккеге офицерлар йортының китапханәсе дә бирелде. Ләкин анда әле төзекләндерү эшләре үткәрәсе бар. Без аның белән әлеге мәйданны иҗади лабораториягә әверелдерү турында сөйләштек. Чөнки “Калеб” даими чаралар үткәрергә өлгереп җитте. “Калеб” идея дип янып йөргән кешеләрне туплады. Шулай булмаса, уңышка ирешеп тә булмас иде. “Безнең җыр” проектын гына алыйк. Зур суммалар таләп итмәде, ә нинди олы эш башкарылды. “Безнең җыр” бер мәйданга сәләтле яшьләрне туплады, таныштырды һәм иҗатка рухландырды. “Калеб” яшь режиссерларны кузгатып җибәрде. Аларның хәрәкәте “Татар китабы йорты”нда да бара. Мәсәлән, Луиза Янсуарның режиссер Резеда Гарипова белән музейда күрсәтелгән эскизы Тинчурин театрында тулы канлы спектакльгә әвереләчәк.

– Сәхнәгә чыккан кешедә җаваплылык булырга тиеш, дидегез. Эстрада җырчыларында шушы җаваплылык югалмаганмы? Гомумән, татар эстрадасына нинди үзгәреш кертер идегез?

– Эстрада – бик катлаулы тема. Иң элек эстрада сәнгатенә дәүләт ни дәрәҗәдә йогынты ясарга тиешлеген ачыкларга кирәк. Чөнки ул – ничек кенә алсак та, бизнес моделе. Бездә эстрада икенчерәк юнәлештә үскән. Җырчылар еш кына ротация өчен үзләре түли һәм төп табышны җырларын яңгыраткан өчен түләүдән түгел, концертлар оештырудан, корпоратив, мәҗлесләрдә чыгыш ясаудан ала. Дөньяда исә тамаша – төп керем чыганагы түгел. Анда табыш төрле компанияләрнең әлеге җырны яңгыратканнары өчен түләүдән һәм концерттан алына.

Проблема – эстрадада гына түгел, ә тамашачының нәрсәгә өмет итүендә һәм культура дәрәҗәсендә, зәвыгында да. Нәкъ менә шуңа “Безнең җыр” проекты, Ваһапов фондының “Яңа татар җыры” бәйгесе  барлыкка килде. ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләргә бәйге (грантлар) игълан иттек. Анда да музыкаль әсәрләр иҗат итү каралган. Талантлы композиторлар, һичшиксез, бар. Әйтик, Ильяс Камал, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина. Аларның әсәрләрен яратып тыңлыйм. Ә “Кем идек?” (Гөлүсә Батталова сүзләре, Миләүшә Хәйруллина көе) җырын иртән тыңлап, көч алам. Тик менә тамашачы эстрадада еш кына күңел ачарга тели. Без тәҗрибә максатында 4 гыйнварда филармониядә затлы артистлар ярдәмендә җанлы концерт үткәрдек. Бу да – эстрада үрнәге, ләкин затлы эстрада. Монда инде фонограмма куллану юк, чиста тавыш, уйландыра торган җырлар яңгырый. Биредә Эльза – Артур Исламовлар, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов кебек яшьләр чыгыш ясады. Без аларны танытырга телибез. Чөнки аларны халык белеп бетерми. Халыкка якын булган Фирдүс Тямаевка да каршылыгым юк. Аның үз фәлсәфәсе бар. Ришат Төхвәтуллин да – үзенчәлекле җырчы. Мин, гомумән, аларның күбрәк һәм төрле булуларын телим. Чөнки һәрберсенең үз урыны бар. Мин исә киләчәккә юнәлтелгән иҗатны кайгырту турында сүз алып барам. Киләчәктә мондый концертлар даими булачак. Әйтик, 8 Март – Хатын-кызлар бәйрәмендә ир-ат җырчылардан гына торган концерт үткәрү нияте бар. Болар инде сез әйткән затлы концертлар циклы була.

Альтернатив музыканы алсак, алар – күбрәк музыкаль лаборатория үрнәкләре. Икенче ел рәттән “TAT CULT FEST” үткәрелә. Аның да нәтиҗәсе бар. Безнең бит максатыбыз – телне, моңны һәм мәгънәне саклап калу. Аранжировка, вокал мөмкинлекләре төрле булырга мөмкин. Ләкин һәр юнәлештә менә шушы өч компонентның берсен генә дә югалтырга ярамый. Чөнки табышка омтылу еш кына югарыда телгә алынган кыйммәтләрне оныттыра.

Тагын бер мисал белән бүлешәсе килә. Мин “Карнеги Холл”да узган “Үзгәреш җиле”н карадым һәм бу тәҗрибәнең дә уңышлы булуына инандым. Ахырдан тамашачының ничек алкышлавын күрсәгез, сез дә аңлар идегез. Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов – алар дөнья дәрәҗәсендәге җырчылар. Казан әнә шундый талантларга татар музыкасы үзәге була алмый икән, алар кая барырлар?

– Театр темасына кире кайтсак, татар театрларының балалар өчен спектакльләрне урысча уйнавы борчу тудыра. Бәлки, бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәктер?

– Театрларга Яңа ел тамашаларын ике телдә уйнау бурычы куелды. Ләкин татар спектакльләренә билетларның ничек авыр сатылуына да күз йомып булмый. Узган ел балалар өчен тамашалар саны 30 процентка артты. Әйе, татар спектакльләре белән проблемалар бар иде. Ләкин без бу спектакльләр булырга тиеш дигән таләп куйдык. Авылларда театрларның урысча уйнап йөрүе башка сыймый. Шәһәрдә эш катлаулырак. Бу җәһәттән Илгиз Зәйнигә өметем зур. Балаларны милли әсәрләргә җәлеп итә алыр дип уйлыйм аны. Бәби театры да булырга тиеш. Урысча бар ул, татарчасы юк. Әгәр аны Кариев театрында эшләтеп җибәрә алсак, биләүсәдәге сабыйдан башлап, яшьләргәчә татар мохите тудыра алачакбыз. Кариев театрының тамашачысы үзенчәлекле. Анда яшь әти-әниләр килә. Ижади лабораторияләргә дә яшь әти-әни йөри. Балаларын “Бәби театры”нда калдырып, үзләре спектакльгә кереп китсә, ничек яхшы булыр иде. Чаллы театрында да шушы юнәлешне үстерербез дип уйлыйм.

– Президент программасы белән күп функцияле үзәкләр, яңа клублар салынды. Кайбер җирләрдә бина бар, эчтәлек юк. Авылга мәдәниятне ничек якынайтырга?

– Бездә клубны кичке дискотека яки концерт урыны дип кабул итү бар. Бүген аны көне буе эшли торган оешмага әйләндерү кирәк. Ул тамаша үткәрү урыны гына түгел, анда халык һөнәрләрен торгызу, балаларны тәрбияләү, этнографияне өйрәнү эшләре башкарылырга тиеш. Минемчә, заманча үзәкләрдә коворкинг зоналар булу – замана таләбе. Яшьләргә интернеты булган менә шушындый почмаклар яңа мөмкинлекләр бирер иде. Әлегә кич белән бер чара үткәрү белән чикләнәбез. Авыллардагы клубларны мин иң беренче чиратта заманча коммуникацияле традицион мәдәниятне саклау үзәге итеп күзаллыйм. Шуңа күрә быелгы коллегияне дә гореф-гадәт, йолалар мәдәнияте темасына багышларга булдык. Хәзерге заманда шәһәр мохитендә әлеге байлыкны саклап калып буламы? Без нәсел нигезеннән аерылып шәһәргә күченәбез. Шул рәвешле гореф-гадәт, тәрбияне буыннан-буынга тапшыру чылбыры өзелә. Шуңа күрә мәдәният оешмаларына бөтен буынны җыеп эшләү тәкъдим ителә дә инде. Авылга яшьләр кирәк. Европада бу көйләнгән: халык шәһәрдә эшли, авылда яши. Бездә әлегә бу җайланмаган. Хәтта күп җирдә интернет аша эшләү мөмкинлеге дә юк. Юллар, эш урыннары мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Боларның берсе дә хәл ителмәслек түгел.

Тагын бер мәсьәлә бар. Рус, чуаш авылларында күмәкләшеп чыгыш ясау, хор җырлау гадәте бар. Татарда алай түгел. Мөнәҗәт көйләүне карагыз. Ул бит ялгыз башкарыла. Димәк, татар менталитетына берләшү өчен театр сәнгате ятышлы. “Идел-йорт” халык театрлары фестивале һәр елны шаккатыра. Кечкенә генә авыл кешеләре нинди катлаулы әсәрләргә алыналар! Лаеш районының Кече Елга авылында мәдәният йорты маңгаена “Театр” дип язып куйганнар. Чөнки авыл театр белән яши. Анда бөтен халык шушы хәрәкәткә җәлеп ителгән. Бу авылда сәнгать җитәкчесе бик уңган дигән фикер белән кайттым. Гомумән, һәр эш, һәр башлангыч кеше факторына бәйле. Үз эшен яраткан, шуның дөреслегенә инанган һәм шуның белән яшәгән кеше бар икән, авыл сүнми дә, сүрелми дә. Шәхес булуы кирәк. Узган елны авылга кайткан яшь белгечләргә 50 һәм 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм оештырдык. Ярдәм күбрәк булган саен, авылда яшьләр дә артачак. Ләкин аларның барысы да авылда 3 ел эшләячәкләренә гарантия бирә алмый.

– Узган ел беренче татар хатын-кыз скульпторы Рада Нигъмәтуллинаны соңгы юлга озаттык. Татарстан Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов хушлашу чарасында, аның төп проектларының берсе Казанда үз урынын алыр, дигән сүзләр әйтте. Сүз Сара Садыйкова һәйкәле турындамы? Ул кайда урнаштырылачак?

– Рада Нигъмәтуллина исән чагында һәйкәлне куярга фатихасын биреп калдырды. Элек ул әлеге композицияне урнаштыру урыны белән килешмәгән иде. Аның әйтүенчә, һәйкәл кешеләрнең күз алдында булырга тиеш. Элеккеге урыны үзәк юлдан эчтә һәм кеше күзеннән яшерелгән иде. Хәзер исә Татарстан белән Тукай урамнары киселешендә булачак. Тагын бер җитди мәсьәлә бар. Безнең борынгы зиратларыбыз да игътибар сорый. Яңа татар зиратында язга таба өмә үткәрергә ниятлибез. Чардуганнарны тәртипкә китереп, аллеяларга күрсәткеч билгеләр куеп чыгарга кирәк.

– Казан халыкара мөселман кинофестивале режиссерларны уятты. Татарстан кинопродукциясе бар, ләкин ни дәрәҗәдә? Сыйфаттан канәгатьме сез? Казан  документалистлары белән көчле иде. Хәзер бу юнәлеш тә үсүдән туктап калды кебек.

– Бу өлкәдә дә тамашачы проблемасы бар. Аларны ничек җәлеп итәргә, иң беренче шуны ачыкларга кирәк. Безнең Зөлфәт Хәким әсәре буенча “Телсез күке” нәфис фильмын төшерү нияте дә юк түгел. Муса Җәлил буенча берничә тәкъдим бар. Киноны үстерергә кирәк, бу – бәхәссез. Ләкин кадрлар, көчле командалар кирәк. Без әлегә җыелма команда белән эшлибез.

– Башкортларның “Сестренка”сын сокланып карадык. Үзләренә нинди сәнгать әсәре җитештерделәр.

– Бу – Башкортстан Республикасы проекты гына түгел, хезмәттәшлек нәтиҗәсендә җитештерелгән әсәр. Меценатлык турында да онытмаска кирәк. Нью-Йоркта шәхси коллекцияләрдән торган музейлар бар. “Метрополитен”, “МоМа” музейлары, мәсәлән. Танылган компанияләр, фондлар дөньядагы иң билгеле әсәрләрне сатып алып, бу музейга бүләк иткән. Без дә зур сүзләр сөйлибез, ләкин… Меценатлыкны, мәдәниятне инвестицияләүне югалтканбыз. Хәер, акрынлап Татарстанда да шәхси музейлар барлыкка килә башлады. “Ак Барс” Банк Директорлар советы рәисе һәм “Связьинвестнефтехим” генераль директоры Валерий Сорокин коллекцияләреннән Казан иконасы музее төзелде. “Казан панорамасы”, Чәкчәк музейлары бар. Теләк бар, шуңа күрә мин мәдәниятнең инвестицияләр җәлеп итәрлек тармакка әйләнүенә ышанам.

– Мәдәният – иң тәнкыйтьләнә торган өлкә. Чөнки һәрбер үзгәрешне хуплаучысы да, кабул итмәүчесе дә була. Кайчак эшеннән бигрәк, аңлату эшләре күбрәк көчне ала. Алга барыр өчен кайдан көч алырга?

– Тормышымда мәдәнияттән кала башка бер нәрсә дә калмады бугай. Минем өчен иң беренче чиратта эш тора. Болай дөрес түгел икәнен беләм. Ләкин үземне үзгәртә, башкача яши алмыйм. Мәдәниятне тамаша яки бәйрәм дип кенә карарга ярамый. Бу – бик зур көч һәм хезмәт таләп итә торган өлкә. Биредә үзеңне 100 процентка багышласаң гына эшләп була. Алга бару өчен үзгәрешләр кирәк. Ләкин аларны мең кат уйлап, саклык белән кертергә кирәк. Эш өй яки бәйрәм киче, кунаклар дип тормый, килә дә чыга инде ул. Икенче бүлмәгә чыгасың да эшлисең. Гаиләм моңа күнекте кебек. Әгәр моны эшләмәсәм, якыннарым янында да үземне тыныч тота алмас идем. Башкача булмый. Төшкә дә мәдәният керә. Төнлә уянам да, ниндидер фикер туса, язып куярга тырышам. Төнлә хезмәткәрләргә фикерләремне язганым бар. Алар аны иртән укый, ләкин миңа шул мизгелдә язарга кирәк. Бу  ниндидер чир кебек. Минем яшәешем дә, көчем дә шуннан. Спектакль карап, аңа үзеңнең катнашың барлыгын сизү дә көч бирә. Мәсәлән, Тинчурин театрында “Өч аршын җир” спектаклен куйдылар – минем өчен зур сөенеч булды бу. “Тормышмы бу?” спектакленнән соң исә эштә шушы сүзтезмә афоризмга әйләнде.

Спектакльләрне тәрҗемәсез карыйсы килү теләге мине туган телемә кайтарды. Чөнки тәрҗемә әсәрнең бөтен мәгънәсен, тәмен биреп бетерә алмый. Шулай килеп чыкты, без башка мохиттә тәрбияләндек. Ләкин хәзер без өйдә татарча сөйләшәбез. Барысын да төзәтәм, шуның өчен еш кына үземә дә эләгә. Әнием телне болай да камил белә иде, безгә исә тырышырга туры килде. Телгә мәхәббәт һәм хөрмәт булганда, ниндидер киртәләргә карамыйсың.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


ЭКСКЛЮЗИВ| Ирада Әюпова: «Яшьләр кемгәдер эшләргә теләми»” язмасына фикерләр

  1. Мэдэният министрынын кызы бу конлэрде кияугэ чыга икэн. Туй расходларын республикадагы оешмаларга булгэннэр имеш. Ник, кияунен туй ясарлык хэле юк микэн?

Фикер өстәү