Ике яшүсмер билгесез матдә белән агуланган

Бу хәл Кемерово өлкәсенең Ленинград-Кузнецк шәһәрендә булган. 15 яшьлек укучы һәм аның 14 яшьлек дустын аңсыз килеш күпердә табып алалар. Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр реанимациядә ята. Аларның хәле тотрыклы авыр дип билгеләнә.

Яшүсмерләр ни белән агуланганы әлегә билгеле түгел. Якын арада шәһәргә токсикологлар киләчәк.

Элегрәк социаль челтәрләрдә укучы кызның хәле кинәт начараюы һәм аның дусты аны берничә тапкыр күтәрергә маташуы, тик үзе дә аңын югалтып егылуы хакында мәгълүмат пәйда булган иде, дип яза «Известия». . Үтеп баручылар беренче ярдәм күрсәтеп, медикларны чакырганнар.


Фикер өстәү