Рамил Шәмсетдиновның адвокаты яңалыклар белән уртаклашты

25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелә.  Рамил Шәмсетдиновны яклауга алынган Руслан Нагиев инстаграм сәхифәсендә яңалыклар белән уртаклашты.

«Дуслар! Рядовой Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче булып танылган җинаять эше судка тапшырылды. Чита гарнизоны хәрби суды сайты мәгълүматларына караганда, 1-10/2020 санлы эшне судья Кущенко Олеся Владимировна алып барачак. Шушы көннәрдә утырыш узачак көн билгеләнәчәк», — дип хәбәр итә ул.

Солдатның әтисе Сәлим абый аңа мондый язу калдыра:

«Сездән башка Рамилгә авыр булыр иде. Сез бу дөньяда барысы да сатылмый дигән өмет калдырасыз. Бу дөньяда Гаделлек тә бар әле!»


Фикер өстәү