Рөстәм Миңнеханов коронавирус очракларын булдырмас өчен нинди эш алып барылуын тикшерәчәк

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллиннан республикада вирус үтеп керүне булдырмау буенча нинди эш алып барылуы турында мәгълүмат тыңлады.

Рөстәм Нургалиевич вице-премьер Ләйлә Фазлеева җитәкчелегендәге даими эшләүче штаб формалаштыру бурычын йөкләде. Шулай ук штабка республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Россия ГТХМ, ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчеләре дә керәчәк.

Штабның беренче утырышы бүген ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә узачак. Штаб көн саен җыелачак. Эш нәтиҗәләре буенча оператив рәвештә Рөстәм Нургалиевичка хәбәр ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, Президент коронавирус очракларына юл куймас өчен, республика халкына Татарстанда нинди эш алып барылуын,  системалы рәвештә хәбәр итәргә кушты.


Фикер өстәү