Чаллы автовокзалында пассажирлар белән тулы автобус шоферы вафат булган

Яр Чаллы автовокзалында планлаштырылган тукталыш вакытында,  Уфа — Түбән Новгород маршруты буенча хәрәкәт итүче транзит автобус йөртүчесе вафат булган. Фаҗига урынына «Башавтотранс» ДУП вәкилләре килгән.

«Башавтотранс» хәбәр итүенчә, әлегә хезмәткәрнең үлеменең сәбәбе билгеләнмәгән.

Автобус Түбән Новгородка 29 гыйнварда көндез Уфаның Көньяк автовокзалыннан кузгалуы билгеле. Автобуска ике машина йөртүче хезмәт күрсәткән, шул исәптән 42 яшьлек Геннадий Яикбаев та. Руль артында ул 17.30 да Яр Чаллы автовокзалына килеп җитә, анда үзен начар хис итә башлый. Автовокзал хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырттылар. Табиблар килеп җиткәнче машина йөртүче үлә.

«Башавтотранс» ДУП җитәкчелеге раславы буенча, Геннадий Яикбаев чыгу алдыннан рейс алды тикшерүе узган: сәламәтлеккә зарланмаган, үзен яхшы хис иткән.

«Рейс пассажирларын киләсе автобус белән җибәргәннәр. Бу хәлне тикшерү дәвам итә», — дип белдерде предприятие вәкиле.


Фикер өстәү