Серкә керне чистарта

Керләрнең чисталыгыннан күзләр камашсын дисәң, юганда порошок белән бергә серкә (уксус) дә салырга кирәк.

  1. Серкә керләрнең төсен яңарта. Моның өчен машинага порошок белән бергә ярты стакан серкә дә салырга кирәк. Болай эшләгәндә, порошок керләрне яхшырак чистарта, серкә исә аларны төсе уңудан саклый.
  2. Серкәне кондиционер урынына да кулланырга мөмкин. Кер юар алдыннан машинага салынган ярты стакан серкә сөлгеләрне аеруча яхшы йомшартачак.
  3. Серкә салып юылган кием магнит кебек тәнгә ябышып та тилмертмәячәк.
  4. Кер чайкаган вакытта машинага ярты стакан серкә салсагыз, киемгә ябышкан песи, эт йоннарыннан да котылып була.
  5. Кер юганда кулланылган ярты стакан уксус саргайган керләрне дә агартачак.
  6. Серкә шоколад, шәраб, каһвә тапларын яхшы бетерә. Моның өчен таплы урынга уксус тидереп, ун минут тотарга гына кирәк.
  7. Кер юу машинасына салынган бер стакан серкә ярдәмендә кием, пәрдә, урын-җиргә сеңгән тәмәке, күгәрек исеннән дә котылырга мөмкин.
  8. Ялгыш ак керләр белән бергә юылган кызыл сөлге бөтен керне алсу төскә керткәнме? Мондый күңелсез хәлгә тармас өчен, төсе уңар дип шикләнгән әйберне машинага салганчы, башта 20 минут серкәле суда тотарга кирәк.

Фикер өстәү