КПРФ вәкилләре үзләренең планнары турында сөйләде

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатларның быелгы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе үткәрелде.

Фракция җитәкчесе урынбасары Артем Прокофьев үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел һәм ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрүдә, шулай ук көзге сайлау кампаниясендә катнашуның агымдагы елда төп эш юнәлешләре булып торуын билгеләп үтте. Шулай ук “Сугыш балалары турында” төбәк закон проекты өстендә эш дәвам иттереләчәк, диде ул. Фракциянең якын киләчәккә планнары арасыннан – Казанда Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, Чуашстан республикасы, Мари Иле, Владимир, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре депутатлары катнашында “Рульне сулга бор” форумын үткәрү.
Чарада Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров муниципаль депутатлар катнашында семинар-киңәшмәләр, конференцияләр, очрашулар үткәрүнең планлаштырылуы турында сөйләде.


Фикер өстәү