Орлык сатып алу кагыйдәләре

Аларны ничек туры килсә, шулай, кайда туры килсә, шунда түгел, ә уйлап кына сатып аласыз икән, акчагыз да янга калачак, файдасы да күбрәк булачак.

Беренче кагыйдә. Кибеткә юл тотканчы, узган елдан калганнарын барлагыз. Саклау вакыты чыкмаган икән, димәк, аларны һич шикләнмичә чәчәргә була дигән сүз. Исемлек төзеп, ниндиләренең һәм күпме күләмдә кирәклеген билгеләгез.

Икенче кагыйдә. Орлыкларның бәясе биш сумнан башлана. Әлбәттә инде, берничә генә кап сатып алганда, очсызрагын эзләп, кибеттән-кибеткә чабасы килми. Ә менә дистәләрчә кап кирәк булганда, орлыклар сатыла торган берничә кибеткә сугылып, интернет-кибетләргә күз салып, бәяләр белешүдән зыян юк. Бер үк төрле орлыкның хакы төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин чөнки. Орлыкларны узып барышлый гына базар-лареклардан сатып алмагыз. Моның өчен махсус кибетләргә барып кайтырга вакыт табыгыз: аларда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, сатучылары да тәҗрибәлерәк.

Өченче кагыйдә. Мөмкинлек булса, күршеләрегез яки бакча дусларыгыз белән берләшегез. Кайбер капларда орлыклар саны, кем әйтмешли, ярты авылга җитәрлек була.

Дүртенче кагыйдә. Орлыклар буенча үзегезнең рейтингны булдырыгыз. Төрле фирмалардан төрле сортлар сатып алып, ничек тишелүен һәм нинди уңыш алуыгызны дәфтәргә язып куегыз. Болай эшләгәндә, орлыкларны үзегезнең биш бармагыгыздай белә башлаячаксыз.

Бишенче кагыйдә. Җитәр-җитмәс кенә алмагыз. Ник дигәндә, кайберләре начар тишеләчәк, ә кайсыберләре бөтенләй тишелмәячәк. Котылгысыз әйбер бу. Әйтик, кишер – бик көйсез культура, тишелүен көтә-көтә көтек булып беткән чаклар еш була. Шуңа күрә аны күбрәк сатып алудан һич зыян юк. Әлбәттә инде, берничә елга запас җыеп куюның да кирәге юк: беренчедән, әйбәт тишелсен өчен, орлыкларны дөрес саклау шарт, ә бу бары тик зур фирмаларның гына хәленнән килә, икенчедән, киләсе елга яңарагын сатып алу теләге туса, иске запаслар әрәм булачак. Әмма язын бик шәп тишелеп, уңышы да куандырган икән, бу фирма орлыкларын киләсе елга да алып куярга мөмкин. Үзегезгә бик тә әйбәт партия эләккән дигән сүз бу.

 


Фикер өстәү