«Таш яуса гына йөрмәскә мөмкинмен, ә аның яуганы юк әле»

8 февральдә Мамадышта Бөтенроссия “SUNNYФЕСТ” фестивале узачак. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән чана шуарга яратучыларны көтәләр. Фестивальдә 50дән артык команда көч сынашачак. Иң үзенчәлекле чана ясап килүчеләрне акчалата бүләк көтә. Быел чана шуарга, чаңгыда чыгарга өлгердегезме әле?

 Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Быел чаңгы шуарга вакыт җитми әле. Гастрольдән кайтып кергәнем юк. Дөрес, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр авылда гаилә белән ял иттек. Рәхәтләнеп снегоходта йөргән идек. Мин өйдә булмасам да, малайлар тик утырмый. Аларны әниләре чаңгыда йөртә. Үзем исә, Алла боерса, февраль, март, апрель айларында 80 көн концерт куячакмын. Чаңгы-чана шуа алмасам да, май аенда диңгезгә барып ял итеп кайтырга исәбем бар.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

– Электән спорт белән дус булдым. 17 ел рәттән Сабан туенда колгага мендем. 30 яшемдә дә менә идем әле. Чаңгыда да яшьтән йөрим. Эш күп булгач, берара туктап тордым. Моннан 4–5 ел элек кабат чаңгыга бастым. Урманга барып, шуып кайта идем. Сәламәтлегем какшап китте, катлаулы операция кичердем. Яңа елга кадәр табиблар чаңгыга басмый торырга кушты. Хәзер әкренләп чыгам. Көн саен 4–5 чакрым шуып кайтам. Оныклар белән бергә йөрер өчен, бәрәңге бакчасына да юл салып куйдым. Кайчак алар да чыга. Кешегә чаңгыда йөрү бик кирәк дип саныйм. Әле менә авылдашларыбыз ярдәме белән су буендагы агачларны җыеп, шунда чаңгы трассасы ясамакчы булабыз. Бар җире җитеш, утлар куелган булачак. Аннан соң икенче якта скандинавча йөрү өчен дә мәйдан булыр дип торабыз.

Нурсинә Кәримова, пенсионер:

– Өч ел элек ирем белән икебезгә чаңгы алган идек. Былтыр рәхәтләнеп шудык. Урман буйларына да мендек. Үзебезнең урамда буш торучы дүрт хуҗалык бар. Шуларның бакчасына чаңгы юлы ясадык. Быел чаңгыга баскан юк әле. Әмма кичләрен һава сулап булса да, урам әйләнеп кайтырга тырышабыз. Бу араларда авырып киттек әле. Башта ирем салкын тидереп, ятып алды. Аннан соң миңа эләкте. Шәһәрдә булмаса да, авылдагы бакчада кар җитәрлек. Терелүгә, яңадан бакчага чыгарга җыенабыз. Февраль, март айларында чаңгы шуып булыр дип ышанып торабыз. Чаңгыда йөрү өйдә яту түгел инде. Кәефләр күтәрелеп, сулыш алулары рәхәт булып китә.

Гөлсирә Гатина, хат ташучы, Кукмара районы:

– Быел Яңа ел бәйрәмнәреннән соң тотынган идек инде. Үзәк паркта чана да, чаңгы да шуып була. Барлыгы 7–8 тапкыр барганбыздыр. Эштән соң ардырса да, оныклар хакына каршы килмибез. Әлбәттә, мин – күзәтеп торучы гына. Бармыйча торсак, әйдә тау шуарга, дип аптырата башлыйлар. Кышны аеруча ярата алар. Уйнап кергәч, күңелләре күтәрелеп, аппетитлары ачыла. Шуңа да иренмибез, күрше гаиләләр белән рәхәтләнеп ял итеп, һава сулап кайтабыз. Теләгән кеше карын да, вакытын да таба. Иң мөһиме – вакытны матур итеп үткәрергә тырышырга кирәк.

Ильяс Баһауов, студент:

– Быел чаңгыда чыгарга өлгермәдем шул әле. Укыганда моның өчен вакыт та, урын да юк. Ә ниндидер ял итү комплексларына чыгарга җай чыкмый. Чаңгыда соңгы тапкыр мәктәптә шудым. Дөресен әйткәндә, шуннан соң басып та караган юк. Мәктәптә рәхәт иде – урыны да, чаңгысы да бар. Шулай да быел кышкы каникулда чана шуып алдым. Минем энем-сеңелләрем күп. Алар ялларга кайткач, берничә көн рәттән тау шуарга мендек.

Ренат Таҗиев, Казан дәүләт медицина академиясе доценты:

– Быел чана-чаңгы шуарга кар да булмады бит. Шәһәрдә ул аеруча сизелә. Күбрәк җәяү йөрим. Йөрү дә чаңгы шуган кебек файдалы. Табигать безне үзе шулай яраткан. Аның өчен чаңгы да сатып алырга кирәкми. Дөрес, чаңгы шууны, йөзүне кире кагуым түгел. Алары да әйбәт. Йөрү ансатрак, кайсы гына ел фасылында да, урамга чыгып китәсең дә рәхәтләнеп, иркенләп йөреп кайтасың. Тик шәһәр җирендә машиналар күп булган урыннарда йөрергә дә, йөгерергә дә киңәш ителми.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты:

Мин чаңгы шуам, ләкин сирәк. Быел да басканым юк әле. Аның каравы 35 ел дәвамында көн саен 6–7 чакрым юл җәяүләп узам. Эшкә бер сәгать алдан киләм, яки төшке аш вакытында җәяү йөрим. Чаңгы шуар өчен кая да булса барырга кирәк, ә җәяү йөрергә берни дә комачауламый. Ул вакытка да, урынга да, һава торышына да бәйле түгел. Таш яуса гына йөрмәскә мөмкинмен, ә аның яуганы юк әле.


Фикер өстәү