Россия колонияләрендә һәм СИЗОда коронавирусны профилактикалау башланды

Учреждение хезмәткәрләре һәм тоткыннар өчен махсус санитар чаралар үткәрелә.

Бу хакта «Интерфакс» ка Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте матбугат бюросыннан хәбәр иткәннәр. Анда төрмәләрдә һәм тикшерү изоляторларында эпидемиологик хәлнең контроль астында булуын аныклаганнар.

https://vatantat.ru/2020/01/kytajdagy-af%d3%99t-bezg%d3%99-kilm%d3%99sen-%d3%a9chen-nil%d3%99r-eshlil%d3%99r/

Узган елның декабрь ахырында Ухань шәһәрендә коронавирусның яңа төрен китереп чыгарган эпидемия башланды. Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда үлүчеләр саны 213кә кадәр арткан, 9356 кеше зарарланган.


Фикер өстәү