Россиядә илкүләм проектларда иң еш телгә алынган өч төбәкнең берсе Татарстан булды

Массакүләм мәгълүмат чараларында 2019 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган Россия төбәкләре исемлегенә Татарстан да керде. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Безнең республика рейтингның икенче баскычында урнашкан, медиаиндекс — 158 153,4. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның беренче яртыеллыгында торакны файдалануга тапшыру 17,7 процентка артып, 1,4 млн квадрат метр тәшкил итте.

Шулай ук Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проектлары булдырылуы турында хәбәр ителә.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында («Экология» илкүләм проектына керә) Татарстанда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төбеннән 21 судно күтәреләчәге һәм ТР хакимиятенең өч ел дәвамында «Мәгариф» илкүләм проектының төбәк проектларын тормышка ашыруга 5,9 млрд сум юнәлдерәчәге турында язылды.

Төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Приморье крае, Мәскәү, Төмән һәм Тверь өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Башкортстан кергән.


Фикер өстәү