Февральдән законнар үзгәрә: 5 миллион сумга кадәр штраф түләтәчәкләр

Февраль аеннан илебездә байтак кына законнар үз көченә керә. Без шулар арасыннан гади халык тормышында чагылыш табачак иң әһәмиятлеләренә тәфсилләбрәк тукталырга булдык.

* Федераль дәрәҗәдә ташламалардан файдаланучыларга айлык акчалата түләүләр 3 процентка арта. Мондый түләүләрне Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, вафат булган сугыш инвалидларының, сугышта катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары ала. Моннан тыш социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы бәясе артып, аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Ул айлык акчалата түләү эченә керә һәм дарулар белән тәэмин итүгә, санаторийда сәламәтлекне ныгытуга кагыла.

* Сәүдә автоматлары кәгазь чеклар бирмәячәк. Әйтик, терминалдан каһвә сатып алабыз икән, автоматта экранга чекның QR-коды гына чыгачак. Смартфон ярдәмендә аны укып, электрон чек кына алачакбыз, дигән сүз.

* Чит ил агентлары дип танылган массакүләм мәгълүмат чаралары турында законны үтәмәгән өчен 5 миллион сумга кадәр штраф түләтә башлаячаклар. Россиядә аларның саны унга тигез (“Азатлык” радиосы, “Idel. Реалии” һ.б.) Моннан тыш законны тупас бозган өчен 15 тәүлеккә  кулга алу да каралган.

* Күп функцияле үзәкләрдә  күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге арта. Хәзер анда, әйтик, хезмәт стажы турында мәгълүматлар алу өчен дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

* Йөк машиналарының (авырлыгы 12 тоннадан зуррак булган) федераль юлларда йөрүе өчен түләү күләме арта. Моңарчы бер чакрым юл узган өчен 2,04 сум түләргә кирәк булса, 1 февральдән түләү бәясе 2,20 сум тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү