Рөстәм Миңнеханов: Безне алга этәргән бөтен әйбер төзелеш комплексы белән бәйле

Илкүләм проектларны һәм РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен гамәлгә ашыруда иң катлаулысы объектларны төзүгә бәйле. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

«Владимир Путин безнең алга икътисад үсеше буенча (ел саен 5 проценттан да ким булмаган) бурыч куйды. Әгәр без яңа заводлар, юллар төзесәк, аны гамәлгә ашырырга мөмкин. Безне алга этәргән бөтен нәрсә төзелеш комплексы белән бәйле. Безнең өчен бу өстенлекле юнәлеш», — диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Татарстанның элеккеге төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга республикада озак еллар уңышлы эшләгәне өчен рәхмәт әйтте. «Бүген ул Мәскәүдә эшләячәк, аңа җайлашырга, эшкә кереп китәргә кирәк, шуңа күрә ул бүген юк. Ләкин без аны искә төшерми кала алмыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

2019 елда республикада подряд эшләре күләме 5,1 процентка арткан һәм 366,9 млрд сумга җиткән, диде докладта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов. Төзелеш комплексында уртача хезмәт хакы шулай ук 2,3 процентка — 31,3 мең сумга кадәр арткан.

2020 елда республика алдында 2,98 млн кв метр, ә 2024 елда 3,65 млн кв метр торак тапшыру бурычы тора. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстан бу күрсәткечне 266 мең кв метрга арттырган.


Фикер өстәү