2020 елда Татарстанда балалы гаиләләргә дүрт төрле яңа социаль ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елда Татарстанда балалары булган гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга Казанда ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан хәбәр итте.

«Безнең алда 2024 елга Россия Президенты Указы нигезендә фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы тора. Республикада фәкыйрьлек дәрәҗәсе 7 проценттан артып китә. 2024 елга аны 4 процентка кадәр киметү бурычы тора. Без Бөтендөнья банкы белән Татарстанда кемнәрнең фәкыйрь булуын ачыклап, вазгыятькә анализ ясадык», — дип хәбәр итте министр.

Төбәктә фәкыйрьләрнең 95проценты — балалары булган гаиләләр икән. 16 проценты — күп балалы гаиләләр. Һәм тагын өченче характеристика бар. Бу эшләүче фәкыйрьләр. Беренче ике позиция буенча төбәктә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә.

«2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләрдә керем дефицитын компенсацияләү өчен, Татарстан Президенты тәкъдиме белән яңа түләүләр кертелде. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие, ул аларның җан башына уртача керемен яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу зур ярдәм — һәр кешегә 4 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Гаиләдә биш бала һәм әти белән әни булса, бу 28-30 мең сум булачак», — ди Зарипова.

Шулай ук быелдан җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк.

Быелдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә елына 10 мең сумлык дару чараларына электрон сертификат кертелде. Моннан тыш, хәзер җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яраклары бирелә. Җыелманың бәясе 8847 сум тәшкил итә.

«Шундый карарлар алга таба да булачак. Керем дефициты булган категорияләр социаль ярдәм алачак», — дип йомгак ясады Зарипова.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү