31 декабрьдә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән малай вафат булган

Башкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, 31 декабрьдә  Мәскәү — Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә тагын бер зыян күрүче вафат булган.

Бу узган 9 көндә 10 яшьлек малай комада булган, дип хәбәр итә Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе. Аның игезәк туганы һәм сеңлесе, шулай ук әлеге һәлакәттә зыян күрүчеләр савыгып бара, дип хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез: дүрт автомобиль — «ВАЗ-2113», «Chevrolet Lacetti», «КамАЗ» йөк машинасы һәм «Kia Rio» — катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте 31 декабрьдә булды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ-2113» автомобиле пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм аның өч баласы зыян күргән. Бәхетсезлеккә каршы, соңрак шул ук көнне хатын реанимациядә үлә. Ә бүген билгеле булганча, авариянең тагын бер катнашучысы — машина йөртүченең 10 яшьлек улы дәваханәдә үлгән.
Билгеле булганча, ул кичне хатын-кызлар балалар белән бергә Яңа елны каршыларга Чакмагыш авылына барганнар, дип яза «Башинформ».


Фикер өстәү