Аерылышканнан соң торак алып бирү мәҗбүри булачак

Узган атнада Дәүләт думасы депутатлары ата-аналары аерылышкан очракта балаларның торакка хокукын яклау турында закон кабул итте, дип хәбә итә «Кызыл таң» газетасы. 

Шулай итеп, Гаилә кодексына рәсми никахы булмаган яисә аерылышкан ата-аналарның үз балаларын торак белән тәэмин итәргә тиешлеге турында норма кертелә. Әлеге норма кертелгәнче бала белән яшәүче ата яисә ана, рәсми түләнгән алименттан тыш, баланы дәвалауга киткән чыгымнарны аерылышкан ата яисә анадан түләтү хокукына ия иде. Хәзер шушыңа торак белән бәйле чыгымнар да өстәлә.

Ата белән ананың берсеннән баланы торак белән тәэмин итү өчен тиешле сумманы аерылышкач ук түгел, ә соңрак та түләтергә мөмкиннәр. Мәсәлән, бала яшәгән йортта янгын чыкса, табигать казасы зыян китерсә һ.б.


Фикер өстәү