Айрат Фәйзрахманов: Юлламада социаль сәясәткә бәйле хәбәрләр күп булды

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы  кайбер  фикерләр белән кызыксынды. 

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:

Юлламаны әллә ни тыңлый алмадым, әмма төп пунктларның социаль сәясәткә бәйле булуы күренә. Бер яктан, бу – яхшы, социаль өлкәдә яңа адымнар ясала. Ул түләүләр гади халыкка нинди дә булса ярдәм бирәчәк. Мәсәлән, укытучыларга биреләчәк 5 мең сумны алыйк. Мин укытучы булып эшләгән кеше буларак әйтәм, бу – әйбәт, әмма эшне сыйфатлы алып бару өчен җитәрлек түгел. Тик моннан 10 ел элек булган бер мең ярым түләү белән чагыштырып карасаң, артым бар. Яшь гаилә өчен яңа бала туу ул өстәмә чыгымнар да алып килә. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан Ана капиталы суммасының арттырылуы, яңа түләүләр аларга ярдәм итәргә тиеш. Ул, билгеле, проблеманы тулаем хәл итмәячәк. Вузларда бюджет урыннарын арттыру да файдалы, безнең төбәккә дә бу бик кирәк.

Үзебездә укыганнарның бездә калу ихтималы зуррак. Социаль проектларга өстәмә грантлар бирү дә күздә тотыла. Бер яктан, бу – яхшы, игътибар бар дигән сүз. Әмма бөтен төбәкләргә дә каралган 3 млрд бик үк зур сумма түгел.


Фикер өстәү