Айрат Фәррахов: Юлламадан аңлашылганча, ярлылыкка каршы көрәшәчәкбез

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы  кайбер  фикерләр белән кызыксынды.


Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты

– Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы юллама кыскарак булды. Ләкин шуңа карамастан, бурычлар күләмле иде. Аларның иң зурысы – Конституциядәге үзгәрешләр. Икенчесе – ярлылыкка каршы көрәш. Бүген авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм зур булачак. Һәм ул федераль бюджет хисабына эшләнәчәк. Шуңа күрә,  минем уйлавымча, ел дәвамында безне зур эшләр көтә. Президент юлламасындагы бурычларны хәл итүгә ярдәм итәчәк 70тән артык федераль закон проекты әзерләнәчәк. Конституцияне үзгәртү мәсьәләсендә дә халык фикеренә, теләк-тәкъдимнәренә зур игътибар булачак.   


Фикер өстәү