«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы уйнады. Матч «Ак Барс» файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.

Беренче периодИкенче минутта, «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель бәрүеннән соң, алка «Автомобилист» уенчысы Рафаэль Батыршин тимераягына тиеп капкага керде. Сакчы Рафаэль Батыршин — 2016-2019 еллар сезоннарында «Ак Барс»та уйнаганхоккейчы. Шулай итеп, исәп «Ак Барс» файдасына ачылды (0:1). Унтугызынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Джефф Плэтт исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов гол кертте (1:2). Җиденче минутта Артём Галимов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгара алды, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (1:3). Ундүртенче минутта «Автомобилист» капитаны Найджел Доус күпчелектә алка кертте (2:3).

Өченче период уртасында «Автомобилист» командасына капкачысын алмаштырырга туры килде. Якуб Коварж үз командасы уенчысы белән бәрелешкәннән соң җәрәхәт алды, аның урынына бозга Леонид Фомин чыкты.

«Ак Барс» киләсе уенын Чиләбе шәһәрендә үткәрәчәк. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 27 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү