Алай түгел, болай ул | Бака байлык китерәме?

Шөкер, теләгән кешенең теләгән җиренә барып кайту мөмкинлеге бар бүген. Ни кызганыч, чит илләрдән шул җирлектә яшәүче халыкларның хорафатлары, шул ырым-шырымнарга бәйле сыннары, талисманнары да ияреп кайта башлады. Аерым алганда, кайберәүләрнең өйләрендә Будда сыннары, бронза бакалар пәйда булды. Әлеге яңа заман шаукымнары уңаеннан нәрсә әйтерсез, дип “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

– Бисилләһир-рахманир-рәхим! Әлбәттә, кызыксынган кеше йөрергә, дөньяны күрергә, андагы кайбер уңай якларны үзебезгә өлге итеп алырга, тискәре әйберләрдән сакланырга тиеш. Кызганыч, халкыбыз уңай якларны гына түгел, кызыгып, ансатка санап, тискәре нәрсәләрен дә алып кайта, шуларга иярә башлады. Туксанынчы елларда алыпсатарлар капчыклап тауар ташыса, хәзер күпләр сувенир кебек истәлекле әйберләр җыеп кайта. Әйтик, Таиланд, Кытай, Һиндстан тарафларына баручылар истәлеккә, бүләккә Будда сыннары ала. Ерактан кайткач, шуларны менә сәяхәт, сәфәр истәлеге дип, танышларына, дусларына, туганнарына бүләк итә. Билгеле, бүләк, истәлек, дигәч, алмыйча да яхшы түгел. Аны сервантка, стенкага куялар. Әле куйганда, бер-бер мәшәкать, борчу килеп чыкканда, Будданың корсагын ышкысаң, проблемаларың чишелә, муллык килә, тормышың үзгәрә, дип тә өстиләр. Без инде, мондый сүзләрне ишеткәч, гадәттә көлемсерәп кенә куябыз. Ләкин, тормыш булгач, кыенлыклар да килә, төрле мәшәкать килеп чыга, әйтик, эш урынында хезмәт хакын бирмиләр яки алган бурычны кайтармый торалар. Шундый көннәрдә тегеләрнең әйткән сүзе искә төшә бит. Түзми, файдасы булмаса да, зыяны тимәс дип, Будданың корсагын ышкып куя. Шул көнне эшкә баруга хезмәт хакын бирергә, күптән ала алмыйча йөргән, бурычка алып торган акчасын кайтарырга мөмкиннәр. Беркатлы кеше мондый очракта, кара, дөрес әйткәннәр икән бит, дип шатланып куячак. Шуннан соң, премиясен дә бирмәсләрме әле дип, бу адәмнең тагын Будданы сыйпап куюы ихтимал. Мондый гамәл кылучы кеше шушылай үзен иманнан, диннән чыгарды дип әйтеп була.

– Хәзрәт, ширеккә, күпаллалыкка кереп китүме инде бу?

– Әйе, күпаллалык, мәҗүсилек. Тагын бер бик киң таралган нәрсә борчый. Без гадәттә исем кушарга, никах, Коръән мәҗлесенә баргач, күп кенә өйләрдә бронза бакаларга тап булабыз. Кайсы берсенең авызында да, аяк астында да бронза тәңкәләр бар. Мондый бакаларны өйләрдә генә түгел, кибет, киоскларда, ягулык салу урыннарында да еш күрергә мөмкин. Мөхтәрәм кардәшләр, бу да динебезгә туры килми. Без инде мәҗлескә баргач, бу бака монда нишләп тора дип, хуҗалардан сорап та куябыз. Гадәттә хуҗалар, бу бака муллык, байлык, уңыш китерә икән, дип тырыша-тырыша безгә аңлата башлый. Тик, дини яктан мондый гамәл ярамый, дип әйтсәк тә, алып куярга ашыкмыйлар. Чөнки бу нәрсә, бу ышану күңелләренә кереп утырган. Алып куйсам, ризыгым кимер, уңыш арты белән борылыр, дип хәвефләнәләр. Будда сыны да, бака да – дини яктан бик куркыныч әйбер. Фэн-шуй буенча дип, бакалар гына түгел, филләр дә куялар. Динебез буенча, мондый эш тыелган. Пәйгамбәребез хәдисләрендә, әгәр фатирда эт асрасалар, сурәтләр, сыннар булса, өйгә фәрештәләр керми, дип әйтеп калдырган. Болай гына сын куйсаң да, фәрештә кермәскә мөмкин. Мал китерә дип, Будда, бака сыны куйдык икән, диннән чыгып китәбез. Мөселманлыкның, иманның төп мәсьәләсе – Алланың бар икәнлегенә, бер икәнлегенә; яманлык та, яхшылык та Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә ышану. Ризыкны да бирүче – Аллаһы Тәгалә. Әлбәттә, без сәбәбен эшләргә, әйтик, орлыкны утыртырга тиеш. Инде яңгырын яудыручы, җылысын бирүче – бер Раббыбыз. Әгәр Буддадан, бакадан, талисман иттереп, өметләнәбез икән, Алла сакласын, шул рәвешле диннән чыгабыз. Диндә иң зур гөнаһ – ширек ул. Ширек – Алладан башкага табыну, аңардан ярдәм сорау. Бүтән гөнаһларны Аллаһы Тәгалә гафу итә ала. Ләкин ширекне гафу итми.

– Машина йөртүчеләрнең күбесе күз алларына дисбеме, ярымаймы, хачмы элеп куя. Моны да ширек дип санаучылар бар.

– Чынлап та, әйбер элеп кую еш күзәтелә. Аңа карап, машина хуҗасының нинди диндә икәнлеген, нәрсә белән кызыксынуын чамалап була. “Аллаһ”, “Мөхәммәд” дигән язулар, Коръән аятьләрен элеп кую, бер яктан, тыелмаган. Тик әлеге язу саклый дип ышану дөрес түгел. Безне саклаучы, дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә. Машинага кереп утыргач, язылган язуга карап, Раббыбызны искә төшердек, юл догасын укыдык икән, күпкә күркәмрәк. Юл догасын белмисең икән: “Бисмилла-иррахман-иррахим! Аллага тапшырдык!” – дип әйтергә кирәк.

– Күп кенә мөселманның ишек өстендә яки өй түрендә шәмаил элеп куелган. Аларны кую дөрестер бит инде?!

– Әлеге хәл дини яктан тыелмаган. Бу да, Аллаһы Тәгалә саклый дип, бер искә төшерү генә. Шәмаил үзе сакламый. Билгеле, өйгә кергән кеше аны укып карый, аять-доганы таный, аңлый, гыйбрәтләнә икән, бик яхшы. Бу – бер шигарь, чакыру гына.

– Амулет, талисманнар тагып йөрүчеләр бар.

– Андый шаманлыкка, хорафатларга ышанырга кирәкми. Динебездә бик җиңел. Аллага ышанабыз. Ниндидер бер эшкә алынырга уйласаң, Аллага тапшырдым, дип ният кыласың да, тәвәккәләп, эшкә тотынасың, юлга чыгасың.

– Коръән аятьләре язылган бөти тагып йөрүчеләргә ни әйтерсез?

– Кайбер галимнәр, үзе укый, яза белми торган кечкенә балаларга тагып-элеп куярга мөмкин, дип рөхсәт итә. Олы кешегә аны тагып йөрмәү хәерлерәк. Аны таккан килеш бәдрәфкә керергә, савап эшлим дип, гөнаһка гына батарга мөмкин.

– Өй дивар-стеналарына табигать күренешләре, чәчәк-агач рәсемнәре элеп куюның гөнаһы юктыр? Элек, ике күгәрчен сурәте, өегез котлы булсын, дигән язу чигеп кую гадәте бар иде. Бу – гадәттә мендәр тышлыгы.

– Табигать күренешләре, натюрмортлар кую рөхсәт ителә. Ничек кенә кадерле булса да, күгәрчен кебек җанлы әйберләрне куймасаң яхшырак. Күгәрчен мәсьәләсендә төрле фикер бар. Шик керә икән, куймавың хәерлерәк.

– Олы кешеләрнең өйләрендә әле дә мәрхүм булган әби-бабаларының, әти-әниләренең, балаларының фотосурәтләрен диварга элеп кую гадәте очрый.

– Аларны элеп куймасак, яхшырак булыр иде. Әлеге фотосурәтләрне альбомда саклавың хәерлерәк. Кайберәүләр күптән түгел генә үлгән кешенең сурәтен элеп куя да тагын кыен хәлгә дучар була. Күтәрелеп караган, узып барган саен шуны исенә төшереп тора. Алла сакласын: кеше ул сурәт белән сөйләшә башларга, битен сыйпап, еларга мөмкин. Бу хәлнең үзенә күрә ширеккә алып керүе ихтимал. Кабер ташына мәрхүмнең сурәтен кую да дөрес түгел. “Зиратка кергәч, гел миңа карап торган кебек”, – дип әйтә шул сәбәпле кайбер кешеләр. Кабер ташларына аятьләр язмавың да хәерлерәктер. Чөнки бүген ул – кабер ташы. Инде йөз, ике йөз ел узганнан соң ул таш монда торыр дип кем ышандыра ала?! Тора-бара берәү аны тротуар өчен аяк астына салып куйса, безгә дә гөнаһы булачак.

– Фэн-шуй шулай куша дип, кайберәүләр өй җиһазларын да тегендә-монда күчерә башлады. Бу да бер ырым гына түгелме соң?

– Дөрес әйтәсез: бу да – бер ырым гына. Ни гаҗәп: кайберәүләр төрле шаукымнарга бирелеп, тегеләй-болай кирәк дип, таныш-белешләрен өйрәтә, үз артыннан ияртә башлады. Шул ук вакытта исламда, динебездә булган өйрәтү, үгет-нәсихәтләргә игътибар итмибез. Кытайда, Таиландта булган мәҗүси гадәтләргә ияреп, шулар кебек яшәргә тырышабыз. Ислам динендә куелган тәртипне, әхлак-әдәпне кулланып, шәригатебез кушканча яшәргә тырышыйк. Үзебезне кимсетеп, кемнедер үрнәк итеп кую безгә килешми. Кайда соң бездә булырга тиешле милли горурлык?! Югыйсә исламда җиңел бит: ике рәкагать намаз гына укып алырга кирәк. Шуны эшләмәс өчен кайберәүләр әллә нинди күрәзәчеләргә бара. Әйтик, корбан чалу мәсьәләсенә килгәндә, кайда чалсаң да, дөрес. Үз ихатаңда бигрәк тә уңайлы. Тик кайберәүләр, махсус урыннарга барып чалсаң яхшырак дип, фәлән чакрымнар үтә. Без, билгеле, тарихи урыннарны хөрмәт итәбез. Әмма диндә булмаган нәрсәләр чыгарып, балаларга күрсәтеп калдырсак, алар, шулай кирәк икән, дип үсә. Әйтик, диварда, сервантта бака сыны торып, аны кулланмасаң да, үзебез дөньядан киткәч, балаларыбыз, бу изге әйбер әти-әнидән калган бит дип, аннан ярдәм сорый башларга мөмкин. Әгәр алар аны куллансалар, гөнаһы безгә дә, аларга да булачак. Андый сыннарны бүләк итеп бирсәләр, матур гына кабул итеп алырга да, мондый нәрсәне өйдә тоту дөрес түгеллеген бирүчегә аңлатырга кирәк. Аңлата алмасаң, бирүчесе киткәч, диннән чыгара торган андый нәрсәдән котылу зарур. Мондый шикле нәрсәләргә ышансаң, Аллаһы Тәгалә, ачуланып, бирәсе ризыгын да бирмәскә мөмкин. Алла сакласын, үзебезгә үзебез кыенлык китермик. Үз динебезне өйрәнеп, гореф-гадәтләребезне тотып, дини-милли горурлыгыбызны саклап яшик. Интернетта хәзер нәрсә генә юк. Толерант булырга тырышып, башкаларныкы белән буташтырып, бөтен әйбергә биһуш булып утырмыйк. Кешенең үзаңы, үз милләте, үз дине булсын! Сезнең – үз динегез, безнең – үз динебез! Ягъни сезнең – үз юлыгыз, безнең – үз юлыбыз, дип яшәү тиешле.

 Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү