Алдану – булмасын гөнаһлану?

Күзгә чебен кебек керә!.. Ничек кенә сүкмәсеннәр, хәзерге вакытта реклама көн күрмешебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Бүген аңа хәтта мәчетләрдә таратыла торган намаз вакытларын күрсәтүче буклетларда да киң урын бирелә. Хәзер календарь-җәдвәлнең арткы ягында гына түгел, намаз вакытларының өстендә һәм астында да реклама чәчрәп тора. Рекламага ышаныргамы? Ничек алданмаска, гөнаһлы булмаска? – дип без РИУ ректорының уку-укыту буенча урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршында оештырылган Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Теләсә кайсы тыңлый, укый, күрә торган рекламаның асылы шунда: ул һәртөрле ысул кулланып кешенең игътибарын яулап алырга тели. Гадәттә аларның шактые дөреслек-ялган, әхлак кагыйдәләрен бозу ихтималы чигендә була. Ни кадәр кызыктырса, шаккатырса яки ачуны китерсә, ул шул кадәр отышлырак, үз вазифасын күбрәк үтәгән булып санала. Реклама шул ук вакытта һич тә килешү-аңлашуны аңлатмый. Бернинди вәгъдә итү дә, ниндидер хезмәт күрсәтү дә түгел ул.

Игътибар иткәнегез бардыр: ниндидер бер даруны күкләргә чөеп мактыйлар да, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез, дип кисәтеп куялар. Әйтик, бер куллануга чир-чорны юып ала дип, салкын тигәннән, грипптан әллә нинди даруларга мәдхия укыйлар. Шул ук вакытта халык табиблары, бик җитди булмаса, салкын тию, грипп дигәннәре дару эчсәң дә, эчмәсәң дә биш көннән уза, диләр. Ягъни мәсәлән, үлән чәйләре эчеп, бал, карлыган, лимон кабып, биш көн өйдә ял итсәң, сихәтләнәсең. Әле бит шунысы да бар: һәртөрле хасталыкларга организм үзе каршы торырга тиешлекне “онытып”, без бу вазифаны дару-төймәләргә тапшырабыз.

Инде көнкүреш техникасы сатыла торган кибеткә кердегез дә суыткыч алырга уйладыгыз ди. Анда, процентсыз, бүлгәләп түләү шарты белән (рассрочка), дигән язу бар икән, әлбәттә, бу реклама. Моңа ризалашасың икән, сине кассага түгел, банк вәкиле янына алып баралар. Кредит килешүе төзиләр. Банк сиңа фәлән процент хисабыннан акча бирә. Ахыр чиктә банкка суыткыч бәясен, үзең фаразлаганча өлешләп түгел, фәлән процентка арттырып түлисең. Бу инде банкларның процентлар хисабына яшәвен, рибаны аңлата. Әлеге ысулга тукталуыңа башка берәү дә түгел, үзең генә гаепле. Чөнки реклама – килешү кәгазе дә, документ та түгел. Син ахырынача укып чыгарга иренгән, вак хәрефләр белән язылган ике арадагы килешү кәгазе – менә ул чын документ инде.

Без инде казылык яратабыз.

– Шөкер, казылыкка ихтыяҗ арткач, ясаучысы да күбәйде. Ярый, теге яки бу казылыкка “хәләл колбаса”, “шәригать кануннары буенча” дип язып куелган, ди. Язылса соң?! Мөселман һәрвакыт уяу булырга тиеш! Беренчедән, “шәригать кануннары буенча” дип язылган икән, моны кем тикшергән соң, дип уйлау, кызыксыну зарур. Бу – беренче шарт. Икенчедән, әлеге тикшергән кешенең, “шәригать кануннары буенча” дип белдерергә һөнәри вәкаләте җитәме икән? Әле бит күптән түгел генә күпләребез, сарык ите булгач, хәләл инде ул, дип фикер йөртә иде. Хәзер дә байтак кына кафе-ашханәгә тамак ялгап чыгарга кергәч: “Шәригать кануннарына туры китереп суелды микән соң бу сарык?” – дип кызыксынсаң, гадәттә ашханә хезмәткәре, ничек суелганын белмим, сатучысы хәләл дип әйтте бит, дип җавап кайтара. Димәк, хәләл дип әйтүче ихлас булса да, вәкаләтле кеше түгел. Аның сүзенә карап кына тукланасың икән, хәрам ашавың да ихтимал.

Яшәешнең башка тармакларында да, әйтик, финанс өлкәсендә нидер тәкъдим иткәндә “процентсыз”, “шәригать кануннары буенча” дип язган, белдергән кешенең моңа вәкаләте бар микән соң?! Мөселман өммәте алдында болай белдерергә аңа нинди оешма хокук биргән икән? Монысы – икенче шарт. Мөселман эшләрендә ышандыручы булу хокукы шәригатебездә күптән тәгаенләнгән. Теге яки бу төбәктә җирле Диния нәзарәте рәисе төп ышандыручы булып тора. Әйтик, без Татарстанда яшибез. Димәк, бездә төп ышандыручы кеше – Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. Әгәр кайсы да булса казылыкта яки финанс кәгазендә Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” дигән билгесе сугылган икән, аны сатучының “хәләл” дип әйтергә хакы бар. Инде шәхсән үзебезгә килгәндә ихатабызда үзебез суйган малны гына “хәләл” дип әйтә алабыз. Инде кибеттә яки ашханәдә тегене яки моны “хәләл” дип белдерәбез икән, үзеңнең кем икәнлегеңне, кем мәнфәгатьләрен яклавыңны әйтүең зарур.

Димәк, бөтен нәрсәгә шикләнеп карарга кирәк?

– Ничек шикләнмисең инде? Дөрес, хәләллеге тәгаен билгеле булган ризыклар бар. Әйтик, кефир – хәләл. Сату, алу хәләлме? Хәләл. Ит сатып алганда ничек инде хәләллеге белән кызыксынмыйсың?! Билгеле, хәзер үк акчамны түләп фатир сатып алырга җыенам икән, бернинди дә Диния нәзарәте дә кирәкми. Чөнки сату һәм алу хәләл. Тик процентлар хисабына шактый арттырылган бәягә өлешләп түләү – шактый четерекле, киң кырлы мәсьәлә. Моны яхшылап, җентекләп өйрәнергә, вәкаләтле кешеләрдән сораштырырга кирәк. Бөтенесеннән шикләнү дөрес булмас. Шикле тәкъдимнәргә сак карарга кирәк. Менә нәрсәдә хикмәт! Әйтик, өлешләп түләү шарты белән Казанда фатир алып була микән дип кызыксынсаң, Татарстан Диния нәзарәтенә барып белешергә мөмкин. Инде кайсы да булса төзүче оешма яки банк “әлеге өлешләп түләү шарты хәләл” дип белдерә, Татарстан Диния нәзарәте исеменнән эш итәбез, дип әйтә икән, тиешле документны күрсәтергә тиеш. Фатир тәкъдим итүчеләр мөфти белән бергә яки мәчет янәшәсендә төшкән фотосурәт, яисә “мөселманнар өчен бу бик күркәм яңалык, яхшы эш” дигән видеомөрәҗәгать кенә күрсәтмәсен, нәзарәттәге вәкаләтле кешенең имзасы куелган документны өстәлгә чыгарып салсын.

Лотерея, спортлото кебек уеннар мөселманнар өчен хәләлме?

– Юк. Мөселманнар, отмам микән, дип уйнамый. Ничек бетүе ачык булмаган, акчаңны, сәламәтлегеңне, энергияңне югалту ихтималы сагалап торган комарлы, азартлы уеннарга мөселман акчасын салмый. Без казинода уйный алмыйбыз, спортлото да ярамый. Акчага кәрт сугу да – хәрам эш. Нидер уйныйбыз икән, ул безне төп эшебездән аермаска, вакытыбызны, акчабызны әрәм-шәрәм итүгә китермәскә тиеш. Әйтик, ниндидер акылны үстерә торган уеннар бар бит. Аларны уйнауның зыяны юк.

Шахмат уйнау хәрам түгелдер бит инде?

– Шахмат җәһәтендә илаһият галимнәре арасында төрле фикер бар. Кайберәүләр, шахмат уйнау тыелган, ди. Миңа калса, моны һәр мөселман үзе хәл итәргә тиеш. Кайсыдыр бер мөселман шахмат уйный икән, аны рәсми рәвештә тәнкыйтьләп чыгучы табылмастыр. Тик мөселман кәрт сукса, нард, лото уйнаса, болар – һичшиксез тыелган уеннар.

Урта Азиядә нард уены бик киң таралган.

– Урта Азиядә булсагыз, беркайда да бөтен халык алдында нард уйнап утыручыларны күрмәссез. Кайдадыр аулакта, гаражда, урманда уйныйлар. Анда да хупланып бетми, яхшы саналмый торган уен ул. Урта Азиядә шахмат ярышлары уздырыла бит, тик нард буенча үткәрелгәне юк.

Бильярд уены да хупланмыймы?

– Әгәр аны спорт дип саныйлар, анда бүләкләү фонды бар икән, ул табигый. Бильярд уенында очраклылыклар юктыр дип уйлыйм. Кулың төз булса, шарны ятьмәгә төшерүнең физик законнарын яхшы белсәң, бөтен кешегә дә бертигез шартлар тудырылса, күнекмәләрең җитәрлек икән, нигә отмаска?! Әйтик, йөгерү буенча ярыш оештыралар, җиңүчеләрне бүләклиләр икән, моның нинди зыяны бар? Кеше ярышка әзерләнеп тәнен чыныктыра, ихтыярын көчен ныгыта. Әйтик, яшьләрнең татар тарихын, Болгар, Алтын Урда чорын ничек белүләрен ачыклыйсың килеп, ярыш-конкурс уздырасың, иң күп белүчеләрне бүләклисең икән, моның нәрсәсе начар?

Атлар узыштырганда тотализаторда уйнау, үзең яхшырак, шәбрәк санаган юртак беренче килер дип акча салу да бар.

– Әгәр үзең ат менеп чапсаң, үзең бүләк отсаң, бер хәл, әгәр кайсыдыр бер юртак беренче килер дип акча салу тыела.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 

 


Фикер өстәү