Ана капиталын беренче балага бирә башлыйлар

Президент юлламасында бала үстерүче аз керемле гаиләләргә түләүләрнең артачагын да әйтте. Бүген түләү бала 3 яшенә җиткәнче генә каралса, ул вакытны 7 яшь, киләчәктә 11 яшькә кадәр озынайтмакчылар. Моннан күренгәнчә, бала башлангыч сыйныфта укып бетергәнче дәүләт кайгыртуында булачак.

Әлеге акчалар җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан азрак керем алган гаиләләргә каралган, ә пособие алу бик гади булачак. “Балага өч яшь тулгач, билгеләнгән түләүләр беткәч гаилә кинәт кенә авыр хәлдә калырга мөмкин. Ул шулай була да,  моңа юл куярга ярамый, – диде Президент. – Аны алу өчен гариза язу һәм керемеңне күрсәтү җитәчәк. Түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан башлана”. Путин шулай ук пособие алуны җиңеләйтү өчен дәүләт порталын куллану кирәклеген дә әйтте.

Владимир Путин шулай ук юлламасында ана капиталы турында да сүз кузгатты. Икенче бала өчен ана капиталы суммасын 150 мең сумга арттыру тәкъдиме белән чыкты. Шунысы да куанычлы: программа 2026 азагына кадәр озайтылды. Аны беренче бала тугач ук бирә башлаячаклар. Ике һәм аннан да күбрәк бала тапканнарга түләнүче сумма 616 мең 617 сум булачак. Беренче бала өчен  – 466 мең сум. Һәм ул да быел 1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк. Ана капиталы акчасы ел саен индексацияләнәчәк. Гаиләдә бер бала бар икән, икенчесе туган очракта гаилә яңача түләүгә өметләнә ала.

– Президент бу Юлламасында без көткән яңалыкларны җиткерде. Без аны күптән көтә идек, – ди “Татарстанда күп балалы гаиләләр” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов. – Балаларның күбрәк тууын  телисең икән, ана капиталын беренче бала тугач ук бирергә кирәк. Акчалата ярдәм дөньяга аваз салган һәр сабый өчен бирелергә тиеш. Күп бала тәрбияләүче гаилә әгъзасы буларак, ул хакта элек тә әйтеп килдем, тик фикерем җитди кабул ителмәде. Путинның тәкъдиме бик урынлы булды. Күп балалы гаиләләр теләген исәпкә алып әйткәндәй яңгырады ул. Беренче балага – 466 мең сум,  икенчесенә 600дән артык икән, барысын бергә кушсаң, миллион сум дигән сүз. Аның белән рәхәтләнеп торак шартларын яхшыртырга, ипотекаңны түләргә  мөмкин. Пособиеләрне дә бирү вакыты да озынаячак. Бу да өстәмә керем дигән сүз. Кыскасы, социаль проектларга бик күп акча салыначак.

Фәния Арсланова         


Фикер өстәү