Арча районындагы авария нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Арча шәһәре ягыннан Марий Эл Республикасына сузылган трассада куркыныч авария була. Нәтиҗәдә 3 кеше һәлак була дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче 53 яшьлек «Тойота Королла» машинасын йөртүче, Әтнә районының Яңа Шашы авылында яшәүче 45 яшьлек «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе белән бәрелешә.

Юл – транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Тойота» машинасының шоферы һәм ике пассажиры – 1986 елда туган кыз һәм 55 нче елгы билгеләнмәгән ир-ат һәлакәт урынында үлә. Әлеге автомобильнең тагын ике пассажиры, шулай ук «Рено» машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе — «Рено Дастер» автомобилен йөртүче тарафыннан 9.10 һәм 10.1 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Ир-ат юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, уңга китүче юл участогында транспорт чарасының хәрәкәт итү өлешендә урнашу кагыйдәләрен боза, каршы як юлга чыга.


Арча районындагы авария нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү