Артем һәм Резеда Пискуновлар: Рәшит Заһидуллин актерларны беркайчан да аермады

Тамашачы яратсын өчен, үзеңне бер дә кызганмыйча, җаныңны биреп эшләргә кирәк. Бу – Тинчурин театры актерлары  Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов фикере. Бүген театраль гаилә әлеге сүзләрне һәрдаим исбатлап тора.

– Театр елын тәмамладык. Ул нинди вакыйгалары белән исегездә калды?

Резедә:

Дөресен генә әйткәндә, без Театр елыннан бик күпне көткән идек. 2019 елда яңа проектлар, театрга бәйле шатлыклы вакыйгалар күбрәк булыр, дигән ышаныч көчле иде. Ләкин узган елның иң тирән эз калдырган вакыйгасы, ни кызганыч, бик күңелсез эчтәлекле булды. Театрыбызның баш режиссеры, безнең укытучыбыз Рәшит Заһидуллинны эштән алдылар. Гаиләбез бик авыр кичерде бу яңалыкны. Күрәсең, Театр елына җитәкчеләрнең планнары башкачарак булган. Иҗатыбызга килгәндә, быел беренче татар мюзиклы – “Әпипә” фильмында катнаштык. Шулай ук репертуарыбызны театрыбыз тәкъдим иткән беренче спектакль-мюзикл “Башмагым JAZZ” һәм Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”е баетты. Шөкер, яманы янында яхшысы да булды.

– Сезне баш режиссерның яраткан актерлары дип әйтәләр иде. Чыннан да, үзегезгә карата аерым мөнәсәбәт тоя идегезме?

Артем:

– Рәшит Муллагалиевич актерларны беркайчан да аермады. Һәрхәлдә, шәхсән мин моны тоймадым. РРБаш режиссерның яраткан артисты булу өчен, гаять күп һәм үзеңне кызганмыйча, үз һөнәреңне чын күңелдән яратып эшләргә, ә сәхнәгә чыккач, җаныңны биреп уйнарга кирәк, минемчә. Остазыбыз менә шушы сыйфатларга карап бәяләде безне.

Резедә:

– Бәлки, чыннан да, Рәшит Муллагалиевич белән безнең гаилә арасындагы мөнәсәбәтләр җылырак булгандыр. Ул – мине 14, Артемны 15 яшеннән үстергән кеше. Артем әйткән барлык сыйфатларга да ул безне үзе өйрәтте. Ә без аның сабакларына һаман да тугры. Бер генә мисал китерәм. Артем “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендәге образ өчен мандолинада уйнарга махсус өйрәнде. Ни өчен әле кушылган һәр эшне үтәгән актерны режиссер яратмаска тиеш? Рәшит Муллагалиевичка гына түгел, бу сыйфатлар башка режиссерлар өчен дә мөһим бит.

– Баш режиссер театрны таркаулыктан саклый, диләр…

Артем:

Дөресе шул. Моңа җиңел генә карарга кирәк түгел дип уйлыйм мин. Театрга әллә нинди оста режиссерларны чакырырга мөмкин. Чакырылган кунак хуҗалыкны тулы көчкә алып бара алмый инде. Ул өч көн тора да китә китә. Әйе, алар үз эшләрен оста башкара, тик берсе дә һәр актерны баш режиссер кебек үк белми. Баш режиссердан башка актерлар белән тәфсилләп эшләүче юк, шуңа алар бер образларында катып калалар. Бу куркыныч бүген барыбызга да яный. Алга китеш булмаса, актерлар башка якларга да карый башлый бит. Театр өчен монысы – аеруча җитди проблема.

Резедә:

– Кыскасы, актерны, гомумән, коллективны контрольдә тотучы, аның белән эшләүче, бер урында гына таптанмыйча, яңа ишекләрне ачып караучы кеше һәр театрга да кирәк.

– Рәшит абыйның нинди киңәше аеруча исегездә калган?

Резедә:

– Сәхнә сине лупа аша күрсәтә, шуңа күрә тамашачы ялгышларны минутында күреп ала. Аның күңеленә үтеп керәм дисәң, һәр спектакльне беренче һәм соңгы тапкыр кебек, бар җаныңны биреп уйнарга кирәк. Ул һәрдаим шушы сүзләрне әйтә килде. Һәм без шулай эшләргә тырышабыз да.

Артем:

– Ул миңа тормыш сабаклары да бирде. “Җил кайсы якка иссә, шул якка борылма, үз юнәлешеңне, үз юлыңны  тап”, – дигәне хәтердә уелып калган.

– Икегез дә бер өлкәдә эшлисез. Гаиләдә бу отышлымы?

Резедә:

– Моның уңае да, тискәре яклары да бар. Уңай яклары, әлбәттә, күбрәк. Беренчедән, безнең гаиләгә ике машина кирәкми, чөнки эшкә бергә барабыз (көлә). Аннан соң, бездә көнләшү чире булмаса да, бер-беребезнең эштә нишләп йөргәнен күреп торабыз, гомумән, без көн буе бергә. Тик без эштә вакытта гаилә булудан туктыйбыз һәм күпмедер вакытка гади коллегаларга әйләнәбез. Тискәре якларына килгәндә, ир белән хатын булган коллегалар, гадәттә, эштәгене өйдә сөйләшеп бетерә, һәм күп очракта бу низаг белән тәмамлана. Без, моннан качар өчен, эштәгене өйгә алып кайтмаска тырышабыз. Бигрәк тә бала тугач, бу мәсьәләгә җитди карый башладык.

Артем:

Бала дигәч, тагын бер ягы бар әле. Икең дә бер һөнәр иясе булгач, еш кына бергә эшләргә туры килә. Ә бергә эшләгәндә, баланы кем белән дә булса калдырырга кирәк. Бу очракта безгә әти-әниләр бик булыша, шуңа әлеге проблеманы да читләтеп үтәбез. Әмма сәхнә артында үскән балаларны еш күрергә туры килә. Бер өлкәдә эшләүнең минем өчен тагын бер уңай ягын әйтеп китәргә кирәктер. Мин, спектакль куелган саен, Резедәне яңа образда күргән саен, аңа янәдән гашыйк булам. Ә иҗат кешесенә һәрдаим гашыйк булып торырга кирәк.

–Беренче татар мюзиклы “Әпипә”не тамашачы ничек кабул итте?

Артем:

– Фильмны төшергәндә үк, “Әпипә”не яратып кабул итәчәкләренә шигем юк иде. Чөнки фильм фестиваль өчен төшерелмәде, сценарий гади, аңлаешлы, шул ук вакытта көндәлек проблемаларны да читләтеп үтми. Режиссерга килгәндә, бик үзенчәлекле, үзенә генә хас күзәллауга ия кеше (режиссер Илшат Рәхимбай турында сүз бара – ред.).  Өстәвенә, актерлар составының күпчелеге эстрада артистлары иде. Халыкка якын булуы шуңа да бәйледер.

Резедә:

– Тамашачы бит күп очракта театрга да ниндидер бер актер өчен йөри. “Әпипә”дә дә шулай булды. Алар шул ук Фирдүс Тямаев белән Элвин Грейның фильмда төшүен белеп тә, фильм белән кызыксына башлый бит. Гомумән, мюзиклның актерлар составы бик көчле иде. Шуңа әле оста оператор эше, Юрий Федоров язган яхшы музыка да өстәлде.  Алга таба да тамашачы кабул итәр дип уйлыйм. Тиздән фильмны төрле шәһәрләрдә тәкъдим итү башлана. Лаештан алып Ханты-Манси округына кадәр барып җитәргә уйлыйбыз.

– Адәм баласына хыяллар канат куя, диләр. Сезнең иң зур хыялларыгыз нинди?

Артем:

– Артист кешенең һаман таныласы киләдер инде ул. Иҗат өлкәсен алганда, зур фильмда төшәргә һәм үземне автор-башкаручы буларак та күрсәтергә телим. Мин җырлар да язам, әле күптән түгел клибым дөнья күрде, шушы эшчәнлекне үстерергә иде. Шәхси тормышка килгәндә, гаилә иминлеген саклап, балама дөрес тәрбия бирергә һәм гаиләне ишәйтергә хыялланам.

Резедә:

– Иң зур хыялларымның берсе – балама дөньяның киң, матур, кызыклы булуын күрсәтү һәм җәмгыятькә чын мәгънәсендә кирәкле кеше үстерү. Артем кебек үк иҗатта тагын да камилләшүне, тамашачы күңеленә уелып калырдай актерлар булуыбызны телим.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү