Ашый торган гөлләмәгә алмашка сабынлысы барлыкка килде

Мәңге шиңмәс, хуш ис аңкып торган чәчәкләр турында һәр гүзәл зат хыялланадыр ул. Әле ул гөлләмә күзне иркәләп кенә калмыйча, көнкүрештә файда да китерсә, су да сибәсе булмасамы?! Питрәч районының Шәле авылыннан Исламия Гайнетдинова да шундый матурлык тудыру белән шөгыльләнә: ул үз куллары белән гөлләмә-сабыннар ясый.

Нәрсә ул?

Безнең ил өчен әле яңалык булган мондый гөлләмәләр Көньяк Кореяда әллә кайчаннан бирле киң кулланылышта икән инде. Чәчәкләр чын сабыннан махсус станокларда ясала. Корея флористлары аның серен бөтен кешегә дә әйтми, билгеле. Өй шартларында мондый сабын-чәчәкләр ясау өчен глицерин, иссез, үтә күренмәле яки ак сабын нигезе (мыльная основа), спирт, махсус формалар һәм төс кертә торган буягыч (краситель) кирәк икән.

Гөлләмәне нәрсә буларак кулланырга мөмкин? Алар шампунь, тән өчен гельләрне алмаштыра алмаячак, билгеле. Мондый чәчәкләрне кул-аяклар юу, ванна кергәндә суга салу өчен кулланалар. Гөлләмәне чын чәчәкләрдән аерып булмый, шуңа да аны декоратив үсемлек кебек тә кабул итәргә мөмкин.

Мәңге шиңмәс дисәк тә, алар да тәрбия сорый. Чәчәкләрне кояш нурларыннан, су тиюдән сакларга, яхшы җилләнә торган урыннарда тоту хәерле. Белеп сакласаң, мондый гөлләмә биш елга якын “яшәячәк”. Гөлләмәгә тузан кунса, аны йомшак щетка һәм дымлы салфетка белән сыпырып алырга була. Хуш исле гөлләмә һава сафландыргычны (освежитель воздуха) да алмаштыра ала.

Күпчелек хатын-кызлар кебек үк, әңгәмәдәшебез Исламия дә яңа кул эшенә декрет ялында утырганда тотына. “Һөнәрем буенча шәфкать туташы мин. Өйдә бала белән утырганда, тик кенә торып булмый бит, берәр нәрсә белән мавыгасы килде. Мин дә шул елның көзеннән башлап бу эшкә тотындым. Хәзер интернетта барысына да өйрәтәләр. Гөлләмәләр ясарга да

видеоязмалар карап өйрәндем, бер авырлыгы да юк икән. Чәчәк сабыннар ясап кына калмыйча, бүлмәләр өчен чәчәк формасында ут яктырткычлар (ростовой светильник), торшерлар да ясыйм әле мин. Бу шөгылем үземә генә түгел, өйдәгеләргә дә ошый, кызыксынып күзәтәләр, – ди Исламия. – Мондый гөлләмәләргә ихтыяҗ зур. Хәзер аны һәркем бүләккә дә, өй бизәге булып торсын өчен генә дә заказга эшләтәләр. Гөлләмә җыю чәчәкләрнең күләменә бәйле. Кечерәкләренә бер сәгатьтән артык вакыт кирәк, күбрәк ясаган саен, остара барасың.

Ничек ясарга?

Гөлләмә кечкенә чәчәкләрдән җыела. Бер чәчәкне менә болайрак ясыйлар.

Теләсә нинди сабын нигезен алып, аны микродулкынлы мичкә куегыз. Онытмагыз: ул кайнарга тиеш түгел! Сабын тигез эресен өчен аны алдан бер төрле зур булмаган кисәкләргә турасагыз хәерле.

Аерым савытта нигезендә глицерин булган титан диоксиды әзерлибез. Аны мастика ясауда да кулланалар әле. Шушыңа 5 тамчы ароматизатор һәм төс кертү өчен шул ук күләмдә буягыч өстибез. Сыеклыкларны бергә кушабыз.

Әзер сыеклыкны яссы өслеккә агызырга кирәк. Гадәттә, калай табага (противень) агызалар. Эремә шундук кибеп китәчәк. Стакан ярдәмендә түгәрәкләр ясап чыгабыз. Чәчәк шул түгәрәкләрдән җыелачак. Агач шпажка алып түгәрәкләрне шуңа ябыштыра башлагыз һәм кул белән формага китереп роза гөленә охшатып ясагыз. Стакан урынына алдан әзерләп куелган башка төрле чәчәк формаларын кулланырга мөмкин.

Чәчәк сабагын да сабыннан ясарга кирәк. Моның өчен шпажканы коктейль өчен таякчыкка кертәбез дә, бушлыкка сабын нигезен агызабыз. Катып киткәч, таякчыкны пычак белән кисеп алырга кирәк.

Үзегезгә кирәк кадәр чәчәкләр ясаганнан соң, кәрҗингә яки үзегезгә ошаган берәр савытка гөлләмә җыя башлагыз. Чәчәкләр өстенә ялтыравыклар, төрле декоратив ташлар куярга мөмкин. Ябыштырганда махсус термоклей кулланыла.

Бу эшләрне башкарганда кулыгызга пирчәткә кияргә онытмагыз. Ароматизаторларның үзегезгә ошаган, җиңел ислеләрен сайлагыз. Артык кискен исләр сезне ярсытырга һәм бик тиз туйдырырга мөмкин.


Фикер өстәү