Бүгенгә һава торышы: Татарстанны буран каплаячак

21 гыйнварда, Татарстанда һәм, аерым алганда, Казан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, синоптиклар бозлавык фаразлый. Төбәк юлларында көчле бозлавык булачак.

«Татар-информ» элек КФУ профессоры Казанга салкыннарның кайчан киләчәге турында сөйләгәнен хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү