Балалар мәхәббәте акча белән бәяләнми

Равил белән Равилә үз әниләренең исән икәнен дә белә. Әмма аны эзлиселәре дә, сөйләшәселәре дә килми. Йөрәкләрендәге яра әле төзәлмәгән. Алар үзләрен моннан 13 ел элек алып үстергән әти-әниләренә – Әтнә   районының Күңгәр авылында гомер итүче Гөлзидә һәм Зәкәрия Әхмәтхановларга  бик рәхмәтле.

  Без бик яратышып өйләнештек. Ул чагында икебезгә дә 24әр яшь иде. Озак еллар үз балабызны сөясебез килеп яшәдек. Көтә-көтә вакытның узганын  сизми дә калдык. Илле яшькә җиткәндә генә бала алырга дигән  теләк чынга ашты, – дип сөйли Гөлзидә ханым. – Без берьюлы ике бала алырга булдык. Бер малай, бер кыз булсын, дип гариза яздык. Бертуганнар булса, тагын да әйбәт булыр иде дигән уем да бар иде.  Документларны әзерләп бетергәч, озак көтәргә туры килер, диделәр. Шөкер,  эшебез уң булды,  ике айдан  сабыйлар өйгә кайтты.

Гөлзидә апа  балаларны бер күрүгә ярата. Ул вакытта Равилә беренче сыйныфта укый, Равил бер яшькә кечерәк була.

– Бик тә нужа күргәннәр. Әтиләре вафатыннан соң әниләре эчә башлаган.  Равилне нык җәберләгән. Балалар әйтүенчә, ул аларны кыйнаган да. Бервакыт төнлә Равил янына пычак тотып килгән. Бала көчкә күршеләренә качып котылган. Менә шул вакыйгадан соң  әниләрен ана хокукыннан мәхрүм итәләр дә инде.   Безгә эләккәннәренә сөенеп туя алмыйлар. Ярый әле, әнидән алганнар, анда нишләп бетер идек, диләр, – ди Гөлзидә апа. – Исемнәре үзләренеке. Бик тә безнең фамилияне аласылары килә. Паспорт алуга алыштырабыз дигәннәр иде, сабыр иттереп тордым. Хәзер менә икесе дә, диплом алганчы, безнең фамилиягә күчәбез, диләр. Без моңа шат кына. Равилә Казанда укый. Быел III курсны тәмамлый. Равил исә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем ала.

Гөлзидә апа  Равил белән Равилә кечкенә вакытта, үз әниегез кайтып алса, нишләрсез,  дип сорый торган була. Тик алар бу хакта ишетергә дә теләми. Равил, мин качам, ди. Үсә төшкәч, аларны  әниләре социаль челтәрләр аша эзләп таба. Тик балалар белән әңгәмә барып чыкмый.

– Без  балалар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Әле беркөнне генә Равилне яныма утырттым да, улым, үстерүен үстердек, геннар үзләрен сиздерсә, нишләрбез, дим. Ә аның үз  фикере. “Бар да тәрбиядән  тора, әни. Мин аракы эчмим, тәмәке тартмыйм. Теләгем дә юк”, – дип җавап бирде. Ничек шулайдыр, аның сөйләшүе, кыяфәте гел Зәкәрия инде. Иремә дә әйтәм, үзеңне читтән күрәсең килсә, Равилгә кара, дим. Үзем тапсам да, бу кадәр охшамаслар иде, – ди Гөлзидә апа. –  Бар булмышыбыз – аларның киләчәген кайгырту. Икесе дә машина йөртергә укыдылар. Равил рульдә йөри, озакламый кызымның да машинасы булыр. Моңарчы әтисе Казанга гел үзе илтеп йөрде. Соңгы вакытта автобуста кайта, өйрәнеп бетте инде.

Балаларның  әниләре “югалмый”,  үзенә кирәк вакытта  хәбәр салгалый икән.

– Беренчесендә    алимент түләмәгән өчен судка биргәннәр иде. Ул безнең судка килүебезне сорады. Тик минем балаларым өчен акча сорап йөрисем килмәде. Адвокатка:  “Суд юлын таптап йөрмибез.  Аңа ничек кирәк, шулай булсын. Безгә берни кирәкми, – дидем. Әҗәте 700 мең сум иде. Судтан соң ике тапкыр балаларга акча күчерде. Беренчесендә – 650, икенчесендә – 750 сум.

Шушы арада гына  тагын хәбәр җибәргән. Йортын сатарга җыена  икән. Анда теркәлгән балаларның пропискадан төшүен сорый. Тик әлегә Равил белән Равилә үзләренә тиешле фатирны алмаганнар. Әтнәдәге пропискалары да вакытлыча.

– Әниләре сорагач, каршы килеп булмас инде. Төшегез, дигәч, төшәрбез, йорттагы өлештән баш тартырга сораса, анысын да эшләрбез. Балаларыбызга үзебез булышырбыз, – диләр Гайнетдиновлар. – Равил белән Равилә игелекле булып үстеләр. Әле дә бездән сорамыйча урамга да чыкмыйлар, соңга калып та йөрмиләр.  Кызыбыз, стипендия алган саен, тиененә кадәр әйтеп шалтырата. Улыбыз да гел киңәшләшә. Олыгайган көннәрдә дә үзебезгә карата   шундый мөнәсәбәт булачагына иманыбыз камил.  Ул-кызыбызны  гаиләле итеп күз алдына китерәбез, оныклар сөясе килә. Балалар мәхәббәтен, аларның сөенечен акча белән бәяләп буламы соң?

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Балалар мәхәббәте акча белән бәяләнми” язмасына фикерләр

Фикер өстәү