Балаларын мәктәпкә илткәндә аварияга очрап һәлак булганнар

Кичә иртәнге сәгать 9да Башкортостанның Сибай-Акъяр трассасында «Лада Калина» һәм «Mitsubishi ASX» иномаркасы бәрелешә. Ике машина да көчле бәрелүдән металл өеменә әверелә.

«Калина» машинасының 37 яшьлек шоферы авария урынында ук җан бирә, калган зыян күрүчеләрне – «Мitsubishi» водителен һәм дүрт пассажирны, шул исәптән 12 яшьлек баланы да хастаханәгә алып китәләр. Анда барганда, ашыгыч ярдәм машинасында 28 яшьлек чит ил машина йөртүчесе дә вафат була, ә соңрак реанимациядә «Лада Калина» пассажирының — 35 яшьлек хатынның үлүе хакында хәбәр килә.

Соңрак билгеле булганча, «Калина»дагы гаилә балаларын Зилаерга мәктәпкә илткән булган. Ә иномарканың 28 яшьлек водителе гаилә корырга да өлгермәгән.

 Фото: Башньюс

Фикер өстәү