Балтач районы рәхәтләнгәндә, башкалар хыялланган гына әле…

Бу атнада Балтачта гадәттән тыш бер вакыйганы бәйрәм иттеләр: республикада иң беренче булып, район авылларын тулысынча газлаштыруга 20 ел тулган икән. Районның ахыргы – унөч хуҗалыклы Пархода авылына да газ кертелеп бетүгә әнә шуның кадәр вакыт үткән. Бу датаны зурдан кубып бәйрәм ителергә бик хаклы дип тапкан оештыручылар белән килешергә генә кала. Бердән, Балтач районы тулысынча табигый газга күчкәндә әле ресубликада бу хакта хыялланучылар да күп иде. Икенчедән…

Моннан 25-30 еллар элек ничек итеп, утын кисеп, ярып, күмер эзләп, аны алып кайтып (әле аның юньлесе, әйбәте сирәк туры килә) ягуларны өлкән буын яхшы хәтерли. Әле бит аның җылысы да шул арада юкка чыга. Иртән торышка өйләр инде “баз, боз күк” була. 30-40 градуслы салкыннарда өйдәге өлкәннәр чираттан төн буе мичне ягып чыга, утлы көлен пешүдән, очкыны китүдән курка-курка, көненә әллә ничә мәртәбә тышка чыгарып түгә… Әлеге шлак – калдык күмерләр кыш чыкканчы таудай өелә иде. Авыл кешесенең җәйге мең дә бер мәшәкатенә утын-күмер табу, туплау, хәзерләү проблемасы да өстәлә иде. Шушы михнәтләрнең барысыннан безне хәзер газ кранын бору да коткара. Өйләр җылы, аш-су тиз өлгерә (керогазлар – керосинкаларда газапланулар да онытылды), мунча ягу дигән нәрсә дә үткәндә калды. Аны инде атна азагында гына түгел, теләгән кеше көненә әллә ничә керә ала… – монысы да әнә шул табигый газ хикмәте.

–Бүгенге чара гадәти генә вакыйга түгел. Районыбыз авылларын тулысынча газлаштыру, миңа калса, үткән гасырның иң зур казанышларының берсе булды, – диде әлеге тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Авылларыбыз тормышында тамырдан борылыш ясады ул. Бигрәк тә олы буын өйләргә табигый газ кертелүен, әлеге көтелгән мизгелләрне әле дә яхшы хәтерли дип беләм. Элек бит авыл кешесе йорт салганчы иң элек аны җылыту турында уйлады. Табигый газ куллана башлагач, авылларыбызда берсеннән-берсе зуррак, матуррак өйләр калкып чыкты, газ белән җылытулы мунчалар, башка бик күп уңайлыклар барлыкка килде. Без бу рәхәтлекләр өчен ветеран җитәкчеләребезнең, эш оештыручыларның, шушы эшкә өлеше кергән һәркемнең хезмәтләрен онытмаска, бу вакыйганың зурлыгын әле еллар үткәч тә истә тотарга тиеш. Табигый газның игелеген күрергә, шул ук вакытта, хәтәрлеген дә истә тотып, хәвеф-хәтәрсез, имин яшәргә язсын!

Бәйрәмдә чыгыш ясаган башкала кунагы – “ГазпромтрансгазКазан” жаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Галимов та бу вакыйганың мөһимлеген танып: “Без инде бүгенге тормышыбызны газдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз”, – диде һәм Балтач газчыларының элекке һәм бүгенге эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Аннан соң районның барлык авылларын тулысынча газлаштыруга зур өлеш керткән бер төркем райондашларыбызга бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт һәм хөрмәт күрсәтерлергә тиешле кешеләр – районыбызны тулысынча газлаштыруга олы хезмәтләре керүчеләр бик күп. Аларның бер өлешенең исемнәре бәйрәм барышында яңгырады, бер өлеше истәлекләрдә барланды. Чыгыш ясаучылар барысы да бер булып, районыбызны газлаштыруда ул чактагы җитәкче Марат Готыф улы Әхмәтовның хезмәте бәяләп бетергесез булуын кат-кат кабатлады, үзе чарада катнашмаса да, баш иеп рәхмәт белдерүчеләр дә булды. Ул елларда КПСС райкомының икенче секретаре, аннан башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Марат Хәй улы Зарипов белән аңлашып, килешеп, бер-берсен тулыландырып эшләүләре нәтиҗәсендә ундүрт ел эчендә районыбыз республикада беренчеләрдән булып, әнә шундый зур биеклекне яулый. Бу тандемның уңышлы эшләве, эшне дөрес оештыруы, хуҗалык җитәкчеләренең подрядчы оешмаларга газ кертүдә мөмкин булганча да, булмаганча да ярдәм итүе дә бу эшне тизләтүдә бер этәргеч була.

Газлаштыру шулай башланды

Һәр яхшылыкның башлангычы булган кебек, районыбызны газлаштыруның да озак еллар дәвам иткән тарихи елъязмасы бар.

1963 елда район халкын газ белән тәэмин итү өчен беренче махсус звено оеша. Баллоннарга тутырылган мондый газларны, билгеле, читтән – Казаннан ук алып кайталар. Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре аны соңыннан кулланучыларга өләшә. Баштарак куркып кына баллонга күчкән авыл халкы, бер-берсеннән күрә-күрә, аның уңайлылыгын аңлый, газ кулланучылар көнләп арта. Иң ерак, иң кечкенә авылларга да мондый газ килеп җитә.

Шул сәбәпле, 1974 елда Балтачта газ участогы оеша. Аның беренче җитәкчесе итеп Хафиз Һадиев билгеләнә. Аңа бик авырга туры килә. Участоктагы бердәнбер йөк машинасы белән һәр көнне Казаннан газ баллоннары ташырга кирәк була. Җитмәсә, иске машина еш кына ватыла. Ә халык, баллоннар вакытында килеп җитмәсә, зарлана башлый. Казаннан баллонлы газ алып кайтучы иске “Газик”ны көтеп, сәгатьләр буе чиратта торуларын өлкәннәр әле дә яхшы хәтерли.  Ул чиратлар этеш-төртешле, тавышлы да була. Кулына баллон тоткан кешедән дә бәхетле кеше булмый ул чакта. Әле бит ул баллоннарны Балтачның төрле почмакларына кадәр алып кайтырга да кирәк була. Нинди генә җайланмалар уйлап тапмыйлар! Бәби коляскасы да, “ухалла” арбалары да эшкә ярый, тимерчеләр дә махсус ике тәгәрмәчле арбалар уйлап таба, ясый… – Балтачны газлаштыру менә шулай башлана.

Табигый газ – Балтачта!

Еллар үтә, тормыш һаман алга бара. Балтач газчылары да, кайчандыр күчмә вагонда көн күрә башлаган булсалар, елдан-ел хезмәттә яңа үрләр яулыйлар, халыкның көнкүрешен яхшыртуга үз өлешләрен кертеп кенә калмыйлар, үзләренең матди базаларын да яңарталар, эшләү өчен шартлар да тудыралар, матурлык турында да онытмыйлар. Җәйләрен шау чәчәккә күмелеп утырган, искитәрлек чистаоешма территориясен, берсеннән-берсе матур биналарны күреп, килгән бер кеше сокланып китә. Бу яктан да Балтач газчылары республикадагы барлык коллегаларына үрнәк, өлге булып тора. Бер бөртек иске “Газик” урынына да инде җылы, иркен гаражларда 30лап техника тезелеп тора. Эшләре дә югары бәяләнә, алар республика күләмендәге ярышларда алдынгы урыннарны алалар. Боларның һәммәсен оештыруда оешманың ул чактагы җитәкчесе Наил Салиховның, аның эшен уңышлы дәвам иткән мәрхүм Алмаз Нотфуллиннарның өлеше зур була.

Әмма шулай да бу коллектив өчен иң истәлекле көн булып 1983 елның 3 ноябре саналадыр. Зур елгалар чишмәдән башланган, алардан көч алган кебек, һәр эшнең дә үз башлангычы була. Бу көнне бөтен Балтач халкы диярлек район үзәгенә җыйнала. Күпләрне бирегә гади кызыксыну алып килә: Уренгой газы Балтачка килгән бит! Нинди икән ул?!

–Беренче газ факелын кабызу тантанасы үзе бер маҗара булды, – дип искә ала әлеге эш башында торучыларның берсе, дәүләт эше ветераны Гарифҗан ага Мөхәммәтшин. – Анда ТАССР Югары Советы президиумы рәисе  Әнвәр Баһаветдинов катнашты. Башта яңа хастаханә бинасын ачтык. Аннан факел кабызу танатанасына киттек. Чыкты җил, җитмәсә юеш кар ява. Әнвәр  Бәдретдиновичка подрядчы оешма – Казан магистраль-ремонт идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Мөбарәк Шәехов ракетница тоттырды. Төп факел шуннан атып кабынырга тиеш иде. Әмма көчле җил очкынны ала да китә, ала да китә. Әнвәр Бәдретдинович, өч мәртәбә атса да, факел кабынмады. Мөбарәк Салихович башка чарасын да күргән булып чыкты. Алдан әзерләп куелган чүпрәк чорналган таякны, дизель майга манчып, шырпы сызды да, әлеге кечкенә факелны газ чыгып утыручы торба өстенә атты. Башта бик көчле шартлау булды, тантанага җыелган халык төрле якка сибелде… Шөкер, беркем дә зыян күрмәде, факел әнә шулай кабынды. Әмма гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: 1983 елның ноябреннән соң әле районга килгән газны авылларга тарату буенча ул чакта берни дә эшләнмәде. “Боз” җитәкчелеккә Марат Готович Әхмәтов килгәч кенә кузгалды. Газлаштыруны ул чактагы район җитәкчелеге үз кулына алды. Һәм ундүрт ел эчендә алар бөтен районыбызны табигый газга тоташтыра алды. Бу чынга ашмас хыял иде. 1999 елда без ул көнне зурдан кубып бәйрәм иттек. “Без кабызган утлар” дип аталган иде ул. 20 ел без җәннәттә яшибез икән, шул чор җитәкчеләренең хезмәтен бәяли белик, рәхмәтле булып, кадерен белеп яшик.

–Барысы да бик ансат, җиңел генә бармады. Күп йөрелде. Торбалар эзләп, Әлмәтенә дә, башка урыннарга да бардык, – дип искә ала ул елларны “Якты юл” хуҗалыгының легендар җитәкчесе Хәмит ага Гәрәев. – Ул чакта Марат Готович, Марат Хәевичлар бик дәрәҗәле, авторитетлы иде, сүзләре үтә. Шуңа күрә, кая гына барсак та, Балтачтан икәнне белүгә, безне кире бормыйлар иде. Газ, әнә шулай, бик күпләрнең тырыш, бердәм хезмәте, көче белән тормышка ашырылды.

–1985 елда бу оешмага инженер булып килдем. Күп еллар Наил Салихович кул астында эшләргә туры килде Ул елларда бик күп төзелешләр алып барылды, колачлы эшләр эшләнде. Әлеге матур башлангычлар Алмаз  Нотфуллин җитәкчелек иткән елларда да дәвам итте. Соңгы вакытта да эшебез һич тә кимемәде, киресенчә, өч тапкырга артты. Чөнки безгә Әтнә һәм Кукмара районнарының газ оешмалары кушылды. Коллективыбызда 300 ләп кеше. Бүген без 32 500 абонементка, 504 газ бүлгечкә, 2155 километр газ үткәргечләргә хезмәт күрсәтәбез. Эшнең күләме дә артты, катлауланды да. Ремонты да, төзелеше дә бара. Эш тукталганы юк. Коллективыбыз белән тырышып, аңлашып эшлибез, куелган планнарны үтәп барабыз. Форсаттан файдаланып, мин барлык ветеран җитәкчеләрне, эшче-хезмәткәрләребезне шушы олы вакыйга белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез башлаган эшләр уңышлы дәвам итәр, сез кабызган утлар якты янар… – дип ышандырды тантанада катнашучыларны район газ эксплуатаияләү оешмасының хәзерге җитәкчесе Наил Сафин.

…Район мәдәният йортында әлеге датага багышланган  кичә дә “Без кабызган утлар сүнмәс алар” дигән исем астында үтте. Бик тә мәгънәле, бик тә затлы  чара булды ул. Истәлек- хатирәләргә бай булуы, ихлас теләкләр, фикерләр  аны баетты, җанлы-җылы да бер тантанага әйләндерде. Оештыручылар нык тырышкан: ике сәгатьтән артык барган бәйрәм бик мәгълүматлы, берсеннән-берсе соклангыч концерт номерлары белән, заманча хореографик бизәлешләр белән үрелеп барды – башыннан азагына кадәр бер тында үтте дисәк тә, арттыру булмас. “Газчыларның эшләре төсле җылы, якты бәйрәм булды”, – дигән сүзләрдә хаклык зур иде.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү