«Балык тоту турында»: балык өчен кем түли?

2020 елның 1 гыйнварыннан «Балык тоту турында» федераль закон көченә керде. Ул гомуми кулланылыштагы сулыклардан балык тоту кагыйдәләрен үз эченә ала. Шул турыдагы документны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип хәбәр итә ТАСС.

Закон нигезендә россиялеләргә гомуми кулланылыштагы сулыклардан үзләре өчен түләүсез балык тоту рөхсәт ителә. Законда шулай ук кайбер искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, гражданнарның шәхси милке булып саналган һәм юридик затлар карамагындагы сулыклардан, һәвәскәр балыкчылар бары тик гражданлык һәм җир законнары нигезендә генә балык тота ала.

Росрыболовство җитәкчесе Илья Шестаков белдергәнчә, яңа закон тулысынча диярлек сулыклардан балык тотарга яратучылар өчен режимны юкка чыгара, шуның белән балыкчылыкны уңайлы һәм түләүсез итә.

Балыкны аерым саклана торган мәйданнарда, оборона җирләрендә, куркынычсызлык урыннарында һәм балык үрчетү зоналарында тоту да тыела.

Шулай ук, гомуми ял итү урыннарында су астында балык тотарга һәм ятьмә кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү