“Барысына да җавап бирәсез”

Киләсе уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә ай саен 5 мең сум өстәмә акча түли башлаячаклар. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте. “Укучыларга иң якыны – сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләүгә бәйле зур җаваплылык таләп итә”, – диде ул. Укытучылар әлеге яңалыкны ничек кабул иткән?

Зилә Габдинова, Казандагы 116 нчы лицейның татар һәм рус теле укытучысы:

– Кызганыч, хәзер җанын-тәнен биреп эшләгән “чын” сыйныф җитәкчеләре бармак белән генә санарлык. Бу түләү аз булуданмы, укытучыларга сәләт, тәҗрибә, теләк җитеп бетмәүдәнме – әйтә алмыйм. Әлбәттә, сөенечле яңалык. Укытучыларның күбесе сыйныф җитәкчесе булырга теләми, чөнки эше, җаваплылыгы бик күп, түләү аз иде. Өстәмә түләүләр кергәч, бәлки бу эшкә алынучылар да артыр. Шәхсән үземә килгәндә, 25 ел мәктәптә укытам, сыйныф җитәкчесе булып эшләмәгән бер генә елым да булмады. Бу эшне яратып башкарам, тәҗрибәм дә бар. Укучыларым уку һәм тәртип буенча да алдынгы була. Моның өчен күпме көч һәм хезмәт куелганын үзем генә беләм. Сыйныф җитәкчелеге өчен бөтенләй түләмәсәләр дә, эшләр идем, чөнки җыелышып, балалар белән каядыр бару, төрле чаралар үткәрү гадәткә кергән. Алар булмаса, күңелдә ниндидер бушлык булыр иде.

Гөлнур Фәйзуллина, элеккеге укытучы:

– Мәктәптән туеп киттем, ләкин укучыларымны һаман да сагынам. Ни генә дисәм дә, 20 ел эшләдем бит. Башлангыч сыйныфларны укыттым, бакча мөдире булдым. 5–10 мең бирсәләр дә, кире кайтмаячакмын. Хәзерге мәктәп системасын күзәтеп барам да, исем китә. Укытучылар хисап тутыра, бәйгеләрдә катнаша, аларның эше тавык чүпләп бетермәслек. Педагогның баланың күзенә карарга да вакыты юк бит. Әти-әниләр белән уртак тел табу элек тә җиңел түгел иде. Эштән киткәч, пешекче булып эшләдем, хәзер менә – кибетче. Рәхәт, хисап сораучы юк.

Лидия Пасыева, Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы:

– Путин бер тапкыр сыйныф җитәкчесенең акчасын арттырган иде инде. Без аны “Путин акчасы” дип йөртә идек, тик аны бетерделәр. Монысы күпме дәвам итәр, Алла белә. Яңалыкны тыныч кабул иттем. Бер караганда, дөрес тәкъдим бу. Сыйныф җитәкчесенең хезмәте чынлап та бәяләнми. Нинди генә хезмәтләр башкармый ул. Кәгазь эшен әйтеп тә тормыйм, шуның өстенә – сыйныф сәгате, сыйныф җыелышы… Мәктәп күләмендәге чараларга сыйныф җитәкчесеннән башка укучылар җибәрелми. Укучының өендәге хәлләрен, әти-әнисенең кайда эшләвен, хәтта гаиләсенең керемен, ничәгә хәтле урамда йөргәнен, кем белән уйнаганын, каникулда кая барасын – барысын да белеп торасы. Мәктәптә югалган башлык, бияләйләр өчен дә җавап бирә әле ул. Шуңа күрә укытучылар сыйныф алмаска тырыша да инде. Ай-һай, 5 мең сум бөтенесенә дә бирелерме икән? Сыйныфның бит аның 30 балалысы да, авыл мәктәпләрендәге кебек 3–4 лесе дә бар. Бездә бит шулай: аз гына акча күтәрелсә, эшне ун тапкыр күбрәк итеп өя башлыйлар, әллә нинди тузга язмаган эшләр кушалар. Кайвакыт сыйныф җитәкчесеннән таләп ителгән эшләрдән күзләр акая. Әйтерсең мескен укытучыдан нәрсә таләп итәргә дип, кемдер төннәр буе баш ватып ята.

Рәмзия, яшь укытучы:

– Узган ел, вузны тәмамлап, шәһәр мәктәбенә эшкә урнаштым. Магистратурада укыйм,  фәнемне дә укытырга да кирәк, сыйныф эшен дә башкарасы бар. Барысына да өлгереп булмый, ачу чыга. Өстәвенә, балаларның әти-әниләре “ватсап” аша төнге сәгать 11гә кадәр төрле сораулар белән борчый. Утызы да бер үк сорауны бирә. Җавап булмаса, үпкәлиләр, битараф, диләр. Сыйныфтагы 30га якын баланы көйләү җиңел түгел. Телефон белән мавыккан укучылар сине ишетми дә, күрми дә. Өстәвенә, шук малайлар тәртип боза, начар укыганнар өчен дә җавап бирәсе. Кимчелекләр көн саен артып торгач, бу вазифадан азат иттеләр. Өстән йөк төште, башка сыйныфны гына бирә күрмәсеннәр. Тәҗрибәсезлегем аркасындадыр бу, бәлкем. Ләкин бөтен укытучы да сыйныф җитәкчесе була алмый, минемчә. Моның өчен сәләт кирәк.


Фикер өстәү