“Бер ана да, бер бала да үлмәде”, – ди Салавычның “кендек әбисе”

Кыз баланың язмышы диген: Алабуга районының Гари дигән чеп-чи урыс авылында туып үскән Анна Кузнецова исемле рус кызы, менә инде җитмеш елга якын Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер кичерә. Нураниягә әйләнүенә дә шул чама.

1950 елда Алабугадагы фельдшер-акушерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлагач, бүленеш буенча Норма авылына (Балтач районына) эшкә җибәрелә ул. “Төньяк район, анда бер рус та юк, дип куркыттылар”, – дип искә ала ул көннәрне Анна-Нурания. Әмма инде сабый чактан сугыш елларының ачысын-төчесен татыган, әтиләре яуда чакта әнисенә төп таяныч булырга өлгергән кызны мондый авырлыклар гына куркытмый. Әмма…

– Нормада мине бер әбигә фатирга керттеләр. Ул бер сүз русча, мин бер авыз сүз татарча белмим. Юкса мәктәптә безгә татар теле керде, кирәксенмәдек тә, укымадык та без аны. Нормага килгәч, их, укыйсы калган дип, үкендем дә… Күрше әби керә дә алар икесе сөйләшләр дә сөйләшәләр. Берни аңламыйм. Мине сөйлиләрме икән инде дип, тыңлап тора идем инде… – дип көлә ул бүген, ул чактагы авырлыкларны искә алганда.

Бер елдан кызны Салавычка вакытлыча эшкә күчерәләр. Монда инде җиңелрәк була: чөнки санитарка булып, сугыштан кайткан Мөнирә Галимуллина эшли. Ул инде русча белә. Икесе үзара русча сөйләшсәләр, Мөнирә апа еш кына тәрҗемәче ролен дә башкара. Мәктәпкә дә бу чорда яшь укытучылар шактый килә. Алар белән аралашу да файдага була.  Акрынлап Анна татарчаны аңлый, сүзләп булса да, “сукаларга” өйрәнә башлый.

1953 елда авылга чибәр һәм бик тә акыллы Гыйззәтулла исемле солдат егет кайта. Русчаны әйбәт белгән Гыйззәтулла, күп тә үтми, Аннаны үзләренә килен итеп төшерә. Әнисе Хәдичә апа да каршы килми. Анна инде үзенең мөлаемлылыгы, иплелеге белән авыл халкында ихтирам уяткан була. Шулай итеп, ул Нураниягә әйләнә.

– Вакытлыча дип килгән идем, вакытлыча яшәп ятам менә, – дип шаярта ул бүген.

Шул килгәннән утыз өч ел бу җирлектәге дүрт авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә ул. Башта әле дүрт авыл дүрт колхоз була, аннан берләшәләр. Юлы юк, техникасы юк, авыллар арасы да 4–5 чакрым… Штаты булса да, эшләргә килүче булмый: Нурания апага гомер буе бер ярым ставкага эшләргә туры килә. “Авылда халык күп, ел саен алтмышар бала туа, йорт саен кимендә 4–5 бала”, – дип искә ала ул. 1965–1966 елларда гына авырлы хатыннар бала тудырырга хастаханәгә бара башлаган. Аңарчы өйдә тапканнар. Һәркайсында диярлек һөнәре буенча акушер булган Нурания апаны чакырганнар. Ундүрт-унбиш елга якынча меңгә якын баланың кендек әбисе булган ул!

– Гаҗәп бит инде: бер почмакта бозау, фәләнчә сарык бәтие, янәшәсендә иске бишмәт өстендә әни кеше бәби таба… Ул чорның әниләре дә, бәбиләре дә бик таза булган. Шундый шартларда бәбиләтеп тә, бер ана, бер бала үлмәде, – дип гаҗәпләнә дә, шөкер дә итә ул бүген. Күпләр инде моны хәтерләмәсә дә (Нурания апа бәбиләткән әниләрнең күбесе инде хәзер бакыйлыкта, исәннәре дә бик өлкән), бу кешегә булган хөрмәт-ихтирам буыннан-буынга күчкән. Искиткеч тәмле телле, йомшак сүзле булуы өстенә, “врач апа”быз бик кешелекле дә була шул. Көнме-төнме, яңгырмы-кармы, уйлап тормаган ул: чакырып килүгә, чыгып та киткән. Мунча кергән чагында да, шул минутта бүленеп, чыгып китә иде, дип искә алалар аны авылда. Әле бит шул елларда ук үзе дә югары кан басымы белән интегә (аның кадәр нагрузкага организм ничек чыдасын инде). “200ләргә кадәр күтәрелә, кайчакта шуның белән йөрергә туры килә иде”, – дип искә ала Нурания апа.

“Эш арасында” гына өч бала да табып үстерә әле алар Гыйззәтулла абый белән. Ярый әле балалар кечкенә чакта әни исән булды, аннан күрше әбигә калдырдык, ди үзе. Әле бит ике өй дә салалар. Монысында, билгеле, җитмеш төрле һөнәр иясе, танылган мич чыгаручы, балта остасы Гыйззәтулла абыйның тырышлыгы, чаялыгы ярдәм итә. Инде аның бакыйлыкка күчүенә дә күп еллар үткән. Тормыш булгач, шатлыклары, көенеч-югалтулары да янәшә йөри шул. Нурания апа да берсеннән-берсе чибәр, акыллы өч оныгын югалткан инде. “Ул хәсрәтләрдән көчкә исән калдык”, – ди ул. Яшәр өчен бер-берсенә көч бирергә, терәк-таяныч булырга туры килгән.

Үткәндә тормышның ачысын-төчесен, авырлыгын күп татыган Нурания апабыз бүгенге тормышка шөкер итеп туя алмый. Һаман да нурлы йөзле, тәмле сүзле. Эшен дә, кешеләрне дә яратып эшләгән Нурания апабыз, 90 яше тулып үтсә дә, бүген дә ихласлылыгын җуймаган. Әнә шул юбилее белән котлап килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин (тумышы белән шушы җирлектән) да, җирле үзидарә рәисе урынбасары Һидая Шакирҗанова да аңа ихлас теләкләрен җиткергәндә: “Сез – авылыбызның иң хөрмәтле кешесе”, – дигән. Болар “кызыл” сүзләр генә түгел . Чыннан да шулай. Әле бит, күмәк хуҗалыкта эшләмәсә дә, “Татарстан” җәмгыятенең бүгенге җитәкчелеге дә: “Сез гомер буе безнең колхозчыларны дәваладыгыз”, – дип, 90 яшьлеге белән котлап, матур бүләк җибәргән.

Пенсиягә чыгып, бер генә көн дә артык эшләмәгән ул. Әмма… Уйлана белгән кешегә уйланырга урын бар: 35 ел элек лаеклы ялга китсә дә, Нурания апабызның куйган хезмәтләре онытылмаган, дүрт авыл халкының олы хөрмәте, ихтирамы әле сүнмәгән. Безнең авыллар өчен ул әле дә “врач апа”. Онык-оныкчыкларына кадерле әби булган Нурания апабыз бүген улы Рәшит, килене Фәридә тәрбиясендә, авылда гына яшәүче балалары тәрбиясендә соклангыч картлык кичерә. Сәламәтлегеннән зарланмый (гомумән, зарлана белми ул), күзе күрә, колагы ишетә, һәркемне таный, аң-зиһене сөбханалла дип әйтерлек… Бер оныгы, бер оныкчыгының үз һөнәрен сайлауларына да сөенеп туя алмый ул. “Дәвамчыларым бар”, – дип горурлана.

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү