Бер ир-ат банкоматка акча салганда 95 мең сумыннан колак каккан

Көньяк Сахалинда яшәүче бер ир-ат банкомат аша үзенең банк хисабына 100 мең сум акча салырга була. Әмма машина бөтен сумманы эшкәртә дә, 5 мең сумлык берсен яңадан кайтара. Ир кеше аны ала һәм китеп бара.

Ә янында чират көтеп торучы хатын кире кайтару төймәсенә баса һәм банкомат яңадан чыгарган 95 мең сум акчаны ала.

Шушы акчаның бер өлешенә ул якындагы зәркән кибетендә алтын бизәнү әйберләре сатып ала, ә калган сумманы үзендә калдыра.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstanda-ber-ir-at-moshenniklar-kapkynyna-el%d3%99gep-mashinasyz-da-akchasyz-da-kalgan/

Аны банкоматтагы видеокүзәтү камерасында калган язма аша табалар. Акча хуҗасына кайтарыла.

Карак хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

 

https://vatantat.ru/2019/11/%d3%99lm%d3%99tt%d3%99-sigez-keshe-moshenniklarga-500-me%d2%a3-sumnan-artyk-akcha-k%d2%afcherg%d3%99n/


Фикер өстәү