Бер йортта газ шартлап, түшәм җимерелгән

15 гыйнвар иртәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе дежур сменасына Уфа шәһәре, Пекин урамы, 16нчы йорт адресы буенча стена җимерелү турында хәбәр килә.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Коткаручылар килеп җитүгә, көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә икенче каттагы түшәм ишелүен, әмма янгын чыкмауны ачыклый.

28 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, 3 кеше зыян күргән. Конструкцияләрне тикшерү уздырыла. 36 кеше шәхси состав һәм 11 берәмлек техника җәлеп ителгән. Алга таба мәгълүмат ачыклана, дип яза “Башинформ”.


Фикер өстәү