Бер төндә 3 кешенең гомере өзелә

25 гыйнварда Ишембай районы Гомәр авылында коточкыч фаҗига булган.

 Бер йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, корбаннар да бар: 61 һәм 23 яшьлек ике хатынның һәм бер баланың гәүдәсе табыла. Малайга нибары 4 яшь була.

 Янгын турында кичке сәгать биштән соң билгеле булган. Шәхси йорт янган Үзәк урамга янгын сүндерүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитә. Алар 17:51 сәгатьтә утны сүндерә алган.

 Йорт янып бетә. Шулай да бер баланы коткарып калып булган: 3 яшьлек сабый Ишембай балалар дәваханәсендә. Хәзерге вакытта бу фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.


Фикер өстәү