Биектау районында янган гаражда ике мәет табылган (ФОТО)

Биектау районында янган гаражда ике кешенең мәетен табылган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Калинино авылындагы янгын турында хәбәр килде.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә бинага үтеп кереп, янгынны сүндерә. Яну мәйданы ике квадрат метр тәшкил итә.

Янгын сүндерү барышында ике мәет табыла. Белгечләргә һәлак булганнарның шәхесләрен һәм янгын сәбәпләрен ачыклый.

Фикер өстәү