Boeing 737 пассажир самолетында янгын чыгып 170 кеше һәлак булган

8 гыйнвар иртәсендә  Тәһраннан Киевка юл алган Boeing 737-800 «Украина Авиалиниясе» самолеты күктә очканда ук янып җиргә төшкән. Бортта 176 кеше булган, пассажирларның күбесе-Иран гражданнары, Алар барысы да һәлак булган. Фаҗиганең рәсми сәбәпләре — техник сәбәпләр.

Tasnim мәгълүматларына караганда, лайнер бортында якынча 170 пассажир һәм экипаж әгъзасы булган.
МАУ сайтында Тегераннан Киевка самолетның җирле вакыт буенча 8 гыйнварда 5.15 сәгатьтә очып киткәне билгеле. Flightradar билгеләп үткәнчә, борт очып китеп ике минут үткәннән соң ук мәгълүмат тапшырмый, ягъни хәбәргә чыкмый башлаган.


Иран телевидениесе хәбәр иткәнчә, авиаһәлакәттә исән калганнар юк. Агентлык мәгълүматлары буенча, бу, ким дигәндә, 170 кеше дигән сүз.


Фикер өстәү