“Булгария” фаҗигасендә әти-әнисен югалткан Алмазны танырлык түгел

Моннан сигез ел элек “Булгария” фаҗигасендә әти-әнисен югалткан  Арча районы Айван авылында яшәүче Алмаз хакында берничә тапкыр язган идек. Шушы көннәрдә алардан хәбәр килеп төште. “Безнең Алмазны таныйсызмы?” – дип,  фотосурәт  җибәргәннәр.  Ул чакта биш яшен тутырган сабыйның зур егет булуын күреп шатландык. Хәер, без аның биюдәге, спорттагы уңышларын гел күзәтеп бардык.

– Безнең гаиләгә килгән иң зур сынау бу. Теплоходта ял итәргә дип,  энем Айнур белән киленебез Райлә, сеңлем Ильмира белән киявебез Альберт киткән иде. Фаҗига хакында ишеткәч тә,  кайтырлар, дип көттек. Исән калган сеңлем белән кияүгә дә читен булды. Алар гел үзләрен гаепләде. Өйдә көткән өч балалары бәхетенә исән калганнардыр инде. Ә менә  Алмазыбыз ятим калды. Райләбез авырлы да иде бит, – дип искә ала апалары Дилбәр. – Бу хәл безне тагын да берләштерде. Сеңлем Даниянең ачы хәсрәткә йөрәге ничек чыдагандыр? Шушы сабый хакына көчле булды алар. Алмаз әти-әнисенең кайтмас җиргә киткәнен күптән аңлады инде. Ул зиратка да бара, әти-әнисен онытмый. Икенче әбисе Рәмзия белән дә араны өзми. Кунакка йөри. Яхшы билгеләргә укый, бию түгәрәгенә йөри, спорт белән мавыга.

 

Гөлгенә Шиһапова 

 


Фикер өстәү