Бушаганын бушлай җыялар

Ел дәвамында хуҗалыкларга төрле савытларда меңнәрчә  тонна гербицид, пестицид һәм башка төр химик ашламалар, үсемлекләрне корткычлардан саклау өчен кулланыла торган агулы сыекчалар кайтарыла.

Сер түгел, элегрәк елларда химик препаратлардан бушаган савытларны кеше күзеннән ераграк урнашкан чокыр-чакырларда еш күрергә туры килә иде. Бу исә көндәлек тормышта шактый күңелсез хәлләр, шул исәптән терлек-туар, хәтта кеше организмына зыян салуга китергән очраклар да булгалады.

– “Эшкәртү һәм куллану калдыклары” дигән федераль закон гамәлгә кергәннән соң, хәл уңай якка үзгәрә, – ди  “Россельхозцентр”ның Татарстан идарәсе хезмәткәре Гүзәл Хөсәенова. – Узган елда гына да хуҗалыклар 44 тоннага якын авырлыкта химикатлардан бушаган савытларны җыеп, эшкәртү предприятиеләренә озатты. Быел бу күрсәткеч тагын да күбрәк булыр дигән өмет бар.

Мондый гамәл әйләнә-тирә мохиткә уңай тәэсир итә, хуҗалыкларны зур күләмле штрафлардан да саклый. Яңа закон нигезендә, агулы химикатлар белән саксыз эшләү, химик ашламалардан бушаган савытларны җыеп, тиешле оешмаларга тапшырмаган өчен 300 мең сумга якын штраф яки хуҗалык эшчәнлеген 90 көнгә туктатып тору яный.

Азнакай районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ландыш Закирова сүзләренә караганда, химик ашламалардан бушаган савытларны вакытында җыеп, эшкәртү предприятиесенә озатуның әллә ни кыенлыгы да юк. Моның өчен бары тик хуҗалыкта җыелган буш савытлар турында мәгълүматны “Россельхозцентр”ның Татарстан идарәсенә хәбәр итәсе генә. Бу эш белән шөгыльләнүче оешма бушаган савытларны хуҗалыктан үзе килеп ала. Транспорт чыгымнары өчен дә түлисе юк. Биектау районы  “Бөреле”, Чирмешән районы  “Биг-Агро”, Баулы районы “Исламгалиев” крестьян-фермер хуҗалыклары да төрле препаратлардан бушаган савытларны вакытында җыеп, тиешле оешмаларга җибәрә.

Тулаем алганда, Азнакай, Арча, Әтнә, Алабуга, Зәй, Лаеш, Түбән Кама һәм башка район хуҗалыкларында да агулы препаратлардан бушаган савытларны җыю буенча закон таләпләре төгәл үтәлә.

Кызганыч, әмма республиканың кайбер хуҗалыкларында химик препарат һәм агулы матдәләрдән бушаган савытларны җыеп тапшыруга игътибар җитми.

      Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү