Чаллыда өч машина катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче һәлак булган

Чаллы шәһәре янында өч машина катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының автошәһәрдәге корреспонденты хәбәр иткән.

Аның мәгълүматлары буенча, бүген шәһәрдән якынча 7 чакрым ераклыкта Сарман ягына бара торган юлда «Лада Ларгус» каршы як полосага чыккан һәм «Киа» белән бәрелешкән.

Һәлакәттә «Ларгус» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. «Киа» белән идарә итүче кызны хастаханәгә озатканнар.

Бәрелешкән автомобильләргә ундүртенче модельле «Лада» килеп бәрелгән. Автомобильдә утыручыларга зыян килмәгән.


Фикер өстәү