Чыршыны кая куярга?

Әле кайчан гына урман гүзәле чыршыны бизәп, Яңа ел бәйрәменә әзерләнгән идек, инде аны җыештырыр вакыт та килеп җитте. Чыршыны сүтеп, аны кая куярга соң?

Кайберәүләр чыршыны чүп-чар контейнерлары янына чыгарып ташлый, шәһәрдә аларны подъезд яннарында да очратырга була. Кемнәрдер аеруча ялкау: чыршыны балконнан гына да ыргыта.

Үз йорты яки дачасы булганнарга агачны кая куярга икән дип баш ватасы юк анысы. Яшел дускайны утын буларак та кулланырга мөмкин. Моннан тыш чыршы йомычкасын бакчадагы җиргә чәчәргә була. Болай эшләгәндә туфрак та ашлана. Чыршы агачыннан клумбалар өчен киртә ясап куярга мөмкин. Җәен ул бакчаны бизәгәндә ярап китәчәк.

Чыршының ылыслары сәламәтлек өчен файдалы икәнен истә тотып, аннан ютәлдән коткара торган паста ясарга мөмкин. Моның өчен 300 гр вакланган ылысны 200 гр бал һәм 50 гр прополис белән бутарга кирәк. Барлыкка килгән измәне суыткычка куеп саклыйсы. Мондый пастаны көненә өч тапкыр ашар алдыннан җылы су белән болгатып кулланырга мөмкин.

Буыннар сызлавыннан котылырга чыршы энәләре белән тутырылган кулдан ясалган матрас ярдәм итәчәк. Матрас тәнне кытыкламасын өчен, өстән йон юрган җәяргә кирәк булы


Фикер өстәү