Дәүләт Думасында студентларны бушлай туклану белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр

Депутат Василий Власов фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Парламентарий сүзләренә караганда, аның тәкъдиме көндезге уку формасындагы укучыларга кагыла. Василий Власов билгеләп үткәнчә, студентлар лекцияләрдә көн буе диярлек, ә тулай торакта ашарга әзерләү мөмкинлеге һәрвакытта да юк.


Фикер өстәү